Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәвәккәллек, батырлык — буш сүзләр генә түгел

Кемнәрдер утыз яшьтә дә үз юлларын таба алмый аптырый. Ә кайберәүләр үзенең кем буласын, нинди һөнәр сайлыйсын бала чактан ук белә. Радик Шаһиҗиһанов та, мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда ук, хәрби кеше булырга карар кыла һәм, үҗәтләнеп, үз максатына таба юл яра. Шаһиҗиһановлар гаиләсендә тәртипкә балачактан ук өйрәтеп үстерәләр. Әтиләре Илфат...

Кемнәрдер утыз яшьтә дә үз юлларын таба алмый аптырый. Ә кайберәүләр үзенең кем буласын, нинди һөнәр сайлыйсын бала чактан ук белә. Радик Шаһиҗиһанов та, мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда ук, хәрби кеше булырга карар кыла һәм, үҗәтләнеп, үз максатына таба юл яра.

Шаһиҗиһановлар гаиләсендә тәртипкә балачактан ук өйрәтеп үстерәләр. Әтиләре Илфат - тимер юл станциясе хезмәткәре - улларын чын ирләр итеп тәрбияләргә тырыша. Үз теләгенә ирешә дә.

- Радик, мәктәптә укыганда ук, башкалардан эчке бер ныклыгы, тормышка җитди карашы белән аерылып тора иде, - ди аның элекке сыйныфташлары. - Ул хәрбиләргә кирәкле барлык сыйфатларга ия: ышанычлы, төпле, максатчан.

2002 нче елда Биектауның 1 нче номерлы мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Радик Шаһиҗиһанов Советлар Союзы маршалы Чистяков исемендәге Казан югары артиллерия командирлары училищесына укырга керә. Шунда укучы өлкәнрәк иптәше аңа киңәшләр белән булыша. Ә әти-әнисе, улларының карарын хуплап, укыган елларында ярдәм итеп торалар.

Хәрби училищеда укуны бер дә җиңел дип әйтеп булмый. Курсантның тормышы вузлардагы студентлар тормышына бөтенләй туры килми. Көннәр сәгатьләп кенә түгел, минутлап бүленгән: аудиторияләрдә лекцияләр, практик дәресләр, спорт белән шөгыльләнү, физик әзерлек - ял итәргә вакыт калмый да диярлек. Үзеннән-үзе Суворовның: «Өйрәнгәндә кыен булса, сугышта җиңел», - дигән мәгълүм гыйбарәсе күңелгә килә. Училищеда укыган чакта нәкъ менә шул принцип белән яши булачак офицер Шаһиҗиһанов.

Ниһаять, биш ел уку артта кала, иңнәрдә - лейтенант погоннары. Хәрби белемнәрне үзләштерүдә бик яхшы уңышларга ирешүе Радик Шаһиҗиһановка хезмәт итү урынын үзе сайлап алу мөмкинлеге бирә. Ул елларда белемнәрне бәяләүнең рейтинг системасы гамәлдә була. Баллары иң югары булудан файдаланып, ул Төньяк Кавказ хәрби округын сайлый. Аны сайлавы юкка гына түгел. Бу төбәк тотрыклылыгы һәм тынычлыгы белән мактана алмый торганнардан. Ә яшь офицерга үзенең көчен, алган белемен сынап карарга кирәк була. Шулай итеп, ул 2007 нче елда 292 нче үзйөрешле артиллерия полкының взвод командиры булып китә. 2008 елны ук ул инде Грузия - Осетия низагы вакытында «солыхка мәҗбүр итү» дип аталган операциядә катнаша. Беренче сугыш чирканчыгын алганда, үз дәрәҗәсенә тап төшерми. Бер елдан ул Әрмәнстанның Гюмри шә-һәрендә артиллерия дивизионының взвод командиры булып хезмәт итә. Тагын бер ел узгач, аны сугышчан тәэмин итү ротасында танкларга каршы взвод командиры вазифасына билгеләп куялар. 2014 нче елга кадәр ДШБ (десант-штурм батальоны) минометчылар батареясының өлкән офицеры була, ә бер ел элек танкларга каршы идарә ителешле снаряд батареясы (ПТУР) командирына әверелә.

«Командир үзе бөтенесен дә башкалардан яхшырак итеп эшли белергә тиеш», - дип саный гвардия капитаны Радик Шаһиҗиһанов. 25 яшендә ул беренче тапкыр парашют белән сикерә. Шундый вакыйгалар булган саен, аның үз көченә, тормышта үз юлын дөрес сайлаганлыгына ышанычы тагын да арта. Хәрби подразделениенең личный составын әнә шулай шәхси үрнәгендә тәрбияли командир.

«Узган ел гвардия капитаны Шаһиҗиһанов подразделениесе хәрби әзерлек буенча подразделениеләр арасында икенче урынны алды, - дип яза «Крылатая гвардия» газетасы «Комбат» дигән мәкаләдә. - Сугышта җиңүнең нигезе - хәрби дисциплинаны тайпылышсыз үтәү, дип саный батарея командиры».

Шушы көннәрдә Россиядә ВДВның юбилее - һава десанты гаскәрләре оешуга 85 ел тулу билгеләп үтелде. Капитан Шаһиҗиһановны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, аңа авыр хезмәтендә - уңышлар, гаиләсендә иминлек булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев