Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Тургай"да кызыклы очрашулар уза

Безнең "Тургай" балалар бакчасында кызыклы кешеләр белән очрашулар күркәм гадәткә әверелде. "Безгә кунак килде" чарасы бакчада тәрбияләнүче балаларның гаиләләре белән бергәләп эшләүнең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора. Анда әти-әниләр кунак булып кына утырмыйлар, чарада үзләре дә актив катнашалар. Мондый очрашулар һәрвакытта да бик күп җылы хис-тойгылар калдыралар һәм балаларның...

Безнең "Тургай" балалар бакчасында кызыклы кешеләр белән очрашулар күркәм гадәткә әверелде. "Безгә кунак килде" чарасы бакчада тәрбияләнүче балаларның гаиләләре белән бергәләп эшләүнең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора. Анда әти-әниләр кунак булып кына утырмыйлар, чарада үзләре дә актив катнашалар.

Мондый очрашулар һәрвакытта да бик күп җылы хис-тойгылар калдыралар һәм балаларның үсешенә уңай йогынты ясыйлар, нәниләрне өлкәннәрнең һөнәри эшчәнлекләре, аларның мавыгулары белән таныштырырга, мәдәни кыйммәтләрне аңлатырга ярдәм итәләр. Мондый аралашуларга балалар бик сөенәләр.

"Тиктормаслар" төркемендә педагоглар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән очрашу оештырдылар. Әлеге танышу "Коткару хезмәте "01, "02", "03" тематик атналыгы кысаларында узды.

Балалар янына янгын-коткару гарнизоны начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Азат Кәлимуллин килде. Ул балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп узды. Шулай ук үзенең хезмәтендәге казанышлары, коткаручы һөнәре турында да сөйләде.

Азат Фәрит улы балаларга шырпының ни өчен уенчык булмавын аңлатты. Янгын килеп чыкмасын өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, янгын чыккан очракта нишләргә кирәклеген төшендерде. Нәниләр ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре - 01, 02, 03, 04, 112 номерларын ятладылар.

Балаларны әле алда бик күп кызыклы очрашулар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев