Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган илне яратырга, сакларга кирәк

Районның ветераннар оешмасы узган елдагы эшкә йомгак ясады һәм якындагы чорда башкарыласы планнарны билгеләде. Ветераннар советы пленумы 1 нче Биектау урта мәктәбенең актлар залынды узды. - Без җитештерү белән шөгыльләнми торган җәмәгать оешмасы булсак та, безне ил, республика һәм, әлбәттә, үз районыбызның икътисадый үсеше нык дулкынландыра. Тормышыбыз, иминлегебез һәм туасы...

Районның ветераннар оешмасы узган елдагы эшкә йомгак ясады һәм якындагы чорда башкарыласы планнарны билгеләде. Ветераннар советы пленумы 1 нче Биектау урта мәктәбенең актлар залынды узды.

- Без җитештерү белән шөгыльләнми торган җәмәгать оешмасы булсак та, безне ил, республика һәм, әлбәттә, үз районыбызның икътисадый үсеше нык дулкынландыра. Тормышыбыз, иминлегебез һәм туасы көнебез нәкъ менә җитештерүнең алга баруыннан, матди байлыклардан, икътисадның барлык тармаклары үсешеннән тора да, - дип башлады чыгышын ветераннарның район советы рәисе Билал Шиһабетдинов.

- Ветераннар оешмасының бөтен тырышлыгы бүгенге көндә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын һәм Биектау районының 80 еллыгын лаеклы каршылауга юнәлтелгән. Бу юбилейларга ветераннар турыдан-туры бәйләнештә. Ветераннар оешмасының максаты - өлкән буынның хокук һәм ирекләрен яклау, аның иминлеген, хезмәт күрсәтүне, ветераннарга ташламалар һәм пенсия белән тәэмин итү турындагы законнарның үтәлүенә ирешү.

Оешма эшчәнлегенең мөһим юнәлеше - җәмгыятебездә бөек әхлакый һәм рухи кыйммәтләрнең ныгуына ярдәм итү, яшьләрне патриотик һәм гуманлылык рухында тәр-бияләүдә катнашу.

Докладта ветераннар советының власть органнары, шул исәптән район башлыгы белән бер-берсен аңлап эшләүләре билгеләп үтелде. Ветераннарны борчыган яки хәл ителми торган мәсьә-ләләр район властена җиткерелә. Ветеран пенсионерның тормышы уңай барсын өчен пенсиясенең үз вакытында китерелүе, өендә тиешле торак-көнкүреш шартлары тудырылу, ә яшәгән урынында социаль-көнкүреш объектларының әйбәт эшләве һәм рухи үсеш өчен мөмкинлек тудырылу мөһим. Бүгенге көндә, ни кызганыч, барлык ветераннар да мондый шартларга ия түгел.

Әмма ни генә дисәләр дә, илебез елның елында алга бара, үсә, кешеләрнең тормышы яхшыра.

Сугышның нәрсә икәнлеген үз җилкәсендә татыган өлкән буын тынычлыкның кадерен белә һәм дөрес билгеләнгән эчке һәм тышкы сәясәт өчен дәүләтебезгә, бүгенге тормышыбыз өчен Татарстан Республикасы Президентына һәм район башлыгына рәхмәтле, дип сөйләде Билал Шиһабетдинов.

Безнең районда бүгенге көндә 31 сугышта катнашучы, 1046 тыл хезмәтчәне, 281 фронтовик толы яши. Сугышта катнашкан исәннәрнең барысы да уңайлы квартиралар алдылар, тол калганнар да квартиралар бе-лән тәэмин ителде. Соң-гы берничә елда һәм Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан дәүләтебез сугыш ветераннарын моңа кадәр беркайчан да булмаганча игътибар үзә-гендә тота. Безнең районда сугышта катнашканнарга социаль һәм медицина хезмәткәрләре беркетелде. 1000 сугыш ветеранының социаль паспортлары төзелде. Тыл хезмәтчәннәренең яшәү шартлары тикшерелә, сигез кешенең өендә электрүткәргечләр алыштырылды.

Ветераннарның район советы, башлангыч оешмалар рәисләре район җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре белән берлектә Җиңү көненә, Хәтер һәм кайгы көненә, Өлкәннәр көненә багышланган чараларда актив катнашалар. Ватан сакчылары көнендә ветераннарны мәктәпләрдә көтеп алалар. 2014 елда район үзәгендә Җиңү парады, Биектау авылы һәм район үзәге буйлап автобуста экскурсия уздыру, Өлкәннәр көне уңаеннан үзәк мәдәният йортында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән очрашу, якташыбыз Фоат Зиннуров чакыруы буенча Казанга юридик институтка сәяхәт район ветераннары тормышында зур вакыйга булды.
Докладта ветераннарның үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашулары билгеләп үтелде. Районның Туган якны өйрәнү музеенда "Ветеран" клубы эшли. Бу аралашу өчен бик әйбәт урын, үзенчәлекле ветераннар штабы булып тора.

Җиңү көне якынлаша. Тиздән ветераннарга юбилей медальләре тапшыру тантанасы башланачак. Районда һәлак булганнар хөрмәтенә куелган 65 мемориаль комплексны тәртипкә китерергә кирәк. Ветераннар советы рәисе пленумда катнашучыларны үзләренең ветераннар оешмасы эшчәнлегенә тәнкыйть күзлеге аша карарга, күтәренке рухлылык, активлыкны арттырырга һәм Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршыларга чакырды.

Пленумда ветераннар советы президиумы әгъзасы Любовь Зотова чыгыш ясады. Ул күпләр-гә тынгы бирмәгән ТКХ проблемаларына, күп квартиралы йортлардагы подъездларның торышына, кар каплаган җәяү-леләр сукмагына тукталды. Любовь Степановна яшьләрне тәрбияләү, аларның сәламәтлеге, эшкә урнашулары өчен борчылуын белдерде.

Коркачык авыл җирлеге ветераннары советы рәисе Надежда Денисова Коркачыкта буыннар элемтәсенең ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде. Биредә сугыш ветераннары юк инде, әмма тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары, сугыш чоры балалары бар һәм алар - игътибар үзәгендә. Ул үзләрендәге тыл хезмәтчәннәре өчен ясалган матур альбомнарны күрсәтте. Алар турындагы мондый истәлек бик озак сакланыр.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова җирлекләрдәге ветераннар оешмаларына ветераннар турындагы мәгълүматларны туплауда, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең яшәү урынын ачыклауда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Юбилей медален тапшыру графигы инде расланган һәм әлеге бүләкне һәркем шәхсән үзе кабул итеп алачак. Рания Һади кызы шулай ук җыелучыларга халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасындагы яңалыклар турында да хәбәр итте. Район оешмалары вәкилләре пленумда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Пленумда катнашкан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина ветераннар активына тырышлыклары, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә власть органнарына яр-дәм итүләре, башка күп эшләрдә булышулары, районның җәмәгать тормышында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

- Сез күпне күргән кешеләр, сезнең тәҗрибә безгә зур ярдәм булып тора. Киләчәктә дә бергәләп эшләрбез, - диде Люция Гобәйдуллина һәм ветераннарга җан тынычлыгы, иминлек, сәламәтлек теләде. Ул шулай ук Биектау районының 80 еллык һәм Җиңүнең 70 еллык юбилейларының ничек бәй-рәм ителәчәге турында да хәбәр итте.

Ветераннар оешмасының эш планында авыл җирлекләренә бару, ветераннарга кагылышлы проблемаларны хәл итүдә һәм юбилейларга әзер-ләнүдә район һәм җирле власть белән үзара элемтәдә торып эшләүне ныгыту, һәйкәлләр һәм обелискларны тәртиптә тотуга контрольлек итү һәм, әлбәттә, ветераннарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча төп эшчәнлекне дәвам иттерү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев