Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Туфракка ком кушабыз, суганны тозлы суда тотабыз – һәвәскәр бакчачылардан киңәшләр

Бакчачылар өчен чын мәгънәсендә урак өсте башланды. Күпләр үсентеләрне бакчага чыгару һәм җиргә чәчәсе орлыкларны әзерләү белән мәшгуль. Кайчан һәм ничек утыртырга, мул уңыш бирсен өчен бакча культураларын ничек тәрбияләргә?

Арча районы Илдус авылында яшәүче Рәдис-Рамилә Хәкимҗановлар үсентеләр үстереп сату белән шөгыльләнәләр. Аларның үсентеләрен танылган эстрада җырчылары да сатып ала. Гаиләнең «Telegram»да «Сезнең өчен үсентеләр» дигән каналы бар. Биредә алар бакчачылык буенча киңәшләр бирәләр, үсентеләр саталар.

– Бакча эшенә хирыслык әти белән әнидән килә. Алар җәйләрен гел бакчада уздыра иде. Җир эшен ярату алардан килә дип уйлыйм. Шөкер, үсентеләрне сатып алып баралар, үз клиентларыбыз бар. Мул уңыш алыйм дисәң, үсемлек турында барысын да белү зарур: кая утыртырга, ничек ашларга һәм тукландырырга, ничек үстерергә. Бар күңелеңне биреп карарга кирәк. Җир эше ялкауларны яратмый. Бакчачылык - үзенә җәлеп итә торган шөгыль ул. Бер керешеп китсәң, туктап булмый. Иртә-кичен бакчада, теплицада эшлибез без. Бакчачылык өлкәсендә Рамилә белән махсус белемебез юк, барысы да тәҗрибәдән килә. Бик күп мәгълүматны китап, интернеттан алабыз һәм сынап карыйбыз, - ди Рәдис Хәкимҗанов.

 

               «Туфракка ком кушабыз, ул аны йомшартып җибәрә»   

Һәр бакчачының үзе генә белгән, сынаган алымнары була. Һәвәскәр бакчачы орлыкларны сайлаганда срогына игътибар итәргә кирәклеген билгеләп узды. Помидорның «Самурай», «Персик», «Карапуз» сорталарына өстенлек бирә алар. Ачык грунтка утырту өчен «Микадо» сортын аерып әйттеләр, әлеге сорт авыруларга бирешми һәм нык булып үсә. Шулай ук ачык грунтка утырту өчен «Макс» сортын да мактады бакчачы. Биеклеге 60 см, бик эре булып үсүләрен  әйтте. Бакчачы әйтүенчә, «Богата хата» сорты да ачык грунтны ярата, һәр ел саен мул уңыш бирә. Яшелчә орлыкларын сайлаганда, безнең җирлеккә туры килгәннәрен алырга киңәш итә бакчачы.

Фото: © Рәдис-Рамилә Хәкимҗановлар фотолары

- Язын утыртасы үсентеләр өчен туфракны көздән әзерләп кую яхшы. Туфракны дөрес итеп әзерләү - булачак уңышның ышанычлы нигезе дигән сүз ул. Хәзер күп кеше помидор үсентеләрен теплицага күчерү белән мәшгуль. Без бер чиләк балчык, бер чиләк черемә, бер майонез чиләге комны кушабыз. Ком туфракны йомшартып җибәрә. Түтәл ясаганда да шулай эшлибез, ком кушабыз, - диде Рәдис Хәкимҗанов.

«Теплицаны бакыр купоросы белән эшкәртергә кирәк»

Бакчачы әйтүенчә, туфраккка вакытында черемә кертү зарур.

- Күп кеше бакчасына «свежий» тирес кертә, бу бик зур хата. Ул очракта үсемлекләрдә төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин. Черемә порошок рәвешендә булырга, кулга тоткач, уылып китәргә тиеш. Шуңа күрә 3-4 ел яткан тиресне кулланырга киңәш итәм, - ди бакчачы.

Теплицаны әзерләүгә дә аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте һәвәскәр бакчачы. Аның әйтүенчә, үсентеләрне күчерергә бер атна кала теплицаны юып чыгарырга, бакыр купоросының 2 процентлы эремәсе белән теплицаны эшкәртергә кирәк. «Бакыр купоросы артык күп кирәкми, чөнки бакыр - авыр металл. Эремәне ясау өчен 10 л суга 200 грамм купорос алына. Кристалларны башта 1-2 л кайнар суда эретергә кирәк, салкын суда авыр эри. Әлеге эремә мүк, гөмбә авыруларын булдырмас өчен кирәк. Аның белән теплицаны гына түгел, агачларны да эшкәртергә мөмкин. Эшләгәндә барлык саклану чараларын да күрергә, перчатка һәм маска мәҗбүри, - диде Рәдис Хәкимҗанов.

Һәвәскәр бакчачы сүзләренчә, кыярны укроп түтәле янына утырту уңышлы булачак. Ул аны вакытыннан алда саргаюдан саклый. Шулай ук кәбестә күбәләген куркыту өчен рәт араларына укроп, бәрхет чәчәк чәчәргә киңәш итә Рәдис Хәкимҗанов.

«Суганны тозлы суда тотабыз»

Һәвәскәр бакчачы Рәмзия Ахмадуллина да күпләргә таныш. Ул Вконтакте социаль челтәрендә «Бакчачы Рәмзия» дигән блогын алып бара, киңәшләре һәм яшелчә үстерү серләре белән бүлешә.                                

- Күпьеллык чәчәкләрне тукландыру өчен 10л суга 1 аш кашыгы мочевина салып эретәм һәм чама белән зур төпләргә 1 л, кечерәкләренә 0,5 л салып чыгам. Җир юеш торса, алдан су сипмим, - дип язган ул.

Реклама

Һәвәскәр бакчачы утырту өчен суган орлыгын алдан әзерләве хакында яза.

Утыртыр алдыннан вак суганны 5-6 көн 25 градуста таратып, яхшылап киптерәбез. Утыртасы көнне башта: 3 сәгать тозлы суда тотабыз (1 л суга 1 аш кашыгы тоз). Суганнарны алып чайкатабыз. Шуннан соң сыеграк марганцовка эремәсендә 2 сәгать тотабыз, янәдән алып чайкыйбыз. Бу эшләр суганнын авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, дип язылган аның блогында.

Җирләр бераз кипшергәч, сарымсак-суганнар төбен йомшартып ашлама кертәбез. Үзем күп еллар болай эшлим: 10 л суга 20 г (1 аш кашыгы өеп) мочевина салып эретәм. Алдан су сипкән түтәлләргә лейка белән катнашманы сибеп чыгабыз.Икенче тапкыр ике атнадан соң 10 л суга 40 г нитрофоска һәм 1ст көл салып сибәбез.

«Бакча җиләген тукландыру мөһим»

Бакча җиләген (виктория)не яз аенда тукландыру мөһимлеген язган Рәмзия Әхмәдуллина.

- Тукландыру җиләкләр эре булсын өчен генә түгел, ә җиләк куагы көчле булсын, авыруларга бирешмәсен өчен дә кирәк! 10 л суга 3 г марганцовка, 0,5 чәй кашыгы бор кислотасы (җылы суда эретеп кушасы),1 аш кашыгы мочевина, 0,5 ст көл. Алдан су сипкән җиләкләргә 1 төпкә 1 л саласы. Кечкенә төпләргә 0,5 л да житә. Болай да эшләргә мөмкин: 10 л суга 0,5 чәй кашыгы бор кислотасы, 0,5 чәй кашыгы кимрәк итеп марганцовка,13-15 тамчы йод,  2 аш кашыгы нашатырь спирты, - дип язган.

«Помидорны көл һәм йомырка кабыгы белән утыртам»

Арча районында яшәүче һәвәскәр бакчачы Резеда Бикбаева помидор утыртканда, чокырга көл һәм йомырка кабыгы салырга киңәш итә. Көл помидорны төрле авыруларга бирешүдән саклый, ә күкәй кабыгы тукландыру өчен яхшы булуын әйтте ул.

- Агач көленең үсемлекләргә файдасы бик зур. Кибетләрдә сатылган фосфор-калий ашламасына караганда ул күпкә нәтиҗәлерәк. Йомырка кабыгы микроэлементларга, минералларга бай. Составында үсемлекләрнең үсеше өчен кирәкле, фтор, тимер, молибден бар, - диде һәвәскәр бакчачы.

«Помидорга сөт файдалы»

Помидор үсентеләре нык булсын, авыруларга бирешмәсен өчен һәвәскәр бакчачы сөт куллана.

- Помидорларны теплицага чыгарып утырткач, аларны сөттән торган катнашма белән тукландырам. 10 литр җылы суга 1 литр сөт һәм 15 тамчы йод салам һәм шуны яфракларына һәрьяклап үткәзеп сибәм. Ул фитофторага каршы чара да булып тора. Җәй буена биш тапкыр тукландырам, - диде Резеда Бикбаева.

Бу хакта тулырак: https://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X