Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ТӘРТИП БӨТЕН КЕШЕ ӨЧЕН ДӘ БЕР

Биектау муниципаль районы башкарма комитетында административ комиссия утырышы булды. Анда районны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән җиде протокол каралды. Биш протокол йөк машиналарын йорт янында тоткан өчен төзелгән. Ничек кенә кызганыч тоелмасын, безнең районда яшәүчеләр әле һаман да урамнарның ватык йөк...

Биектау муниципаль районы башкарма комитетында административ комиссия утырышы булды. Анда районны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән җиде протокол каралды.
Биш протокол йөк машиналарын йорт янында тоткан өчен төзелгән. Ничек кенә кызганыч тоелмасын, безнең районда яшәүчеләр әле һаман да урамнарның ватык йөк машиналарын кую урыны булмавын аңлап җиткермиләр.
Ике протокол төзелеш материалларын йорт территориясеннән читтә саклаган өчен төзелгән. Тәртип бозучылар ТРның Административ хокук тәртибе бозулар турындагы кодексының 3.6 статьясы 1 өлеше буенча штрафка тартылдылар.
Административ комиссия район халкын алдан кисәтеп куя: җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең, калдыкларны урнаштыруның муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга ике мең сумнан өч мең биш йөз сумга кадәр; вазифалы кешеләргә унбиш мең сумнан утыз мең сумга кадәр; юридик затларга - ике йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салыначак.
Шул ук гамәлләр (яки чаралар күрмәү) ел дәвамында тагын кабатланса, гражданнарга өч мең биш йөз сумнан биш мең сумга кадәр; вазифалы кешеләргә утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр; юридик затларга биш йөз мең сумнан бер миллион сумга кадәр административ штраф салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев