Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Тәҗрибәгә чикләр юк" Шәпше авыл җирлегендә (ФОТО)

Бүген Шәпше авыл җирлегендә "Тәҗрибәгә чикләр юк" проектының чираттагы чарасы булды. Бу юлы район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, администрация вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары әлеге авыл җирлегендәге эшләр барышы белән таныштылар. Кунаклар "Серп и Молот" хуҗалыгын, "Д.Вәлиев" крестьян-фермер хуҗалыгын карадылар. Җирлектә урнашкан дини биналар белән таныштылар. Делегация әгъзалары ике чиркәү янына тукталдылар....

Бүген Шәпше авыл җирлегендә "Тәҗрибәгә чикләр юк" проектының чираттагы чарасы булды. Бу юлы район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, администрация вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары әлеге авыл җирлегендәге эшләр барышы белән таныштылар.

Кунаклар "Серп и Молот" хуҗалыгын, "Д.Вәлиев" крестьян-фермер хуҗалыгын карадылар.

Җирлектә урнашкан дини биналар белән таныштылар. Делегация әгъзалары ике чиркәү янына тукталдылар. Аларның икесе дә әлеге вакыта эшләми, тик шуларның берсе янына часовня төзелгән. Ул хәзерге вакытта халыкны кабул итә. Шулай ук "Мәдинә" мәчетен дә карадылар. Мәчет "Булгария" теплоходында кызын, киявен һәм оныгын югалткан хәйрияче тарафыннан төзелгән булган.

Реклама

Шулай ук кояш энергиясе белән өен җылыта торган административ бина да кунакларда кызыксыну уятты. Кояш энергиясе белән суны һәм өйне җылытып, йорт хуҗасы коммуналь түләүләр өчен өч ел эчендә 10000 сум гына акча түләгән.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, администрация вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары әле күптән түгел генә төзекләндерелгән "Аленушка" балалар бакчасында, 2011 елда төзекләндерелгән урта мәктәптә булдылар. Мәктәпнең төзекләндерү уздырылганнан соң да, яхшы хәлдә булуын район башлыгы аерым билегәп китте.

Очрашуның нәтиҗәләрен Шәпше мәдәният йортында ясадылар, жирәбә үткәрделәр. Жирәбә буенча киләсе "Тәҗрибәгә чикләр юк" проекты Мәмдәл авыл җирлегендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев