Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Тәҗрибәгә чикләр юк" Мәмдәл авыл җирлегендә узды (ФОТО)

Бүген Мәмдәл авыл җирлегендә бу елда беренче мәртәбә "Тәҗрибәгә чикләр юк" проекты кысаларында очрашу узды. Бу юлы администрация вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары әлеге авыл җирлегендәге эшләр барышы белән таныштылар. Авыл җирлеге кунаклары җирлек составына кергән ике авылны Мәмдәл һәм Юртыш авылларында булдылар. Ике авылга барлыгы 950гә якын кеше яши. Шунысы...

Бүген Мәмдәл авыл җирлегендә бу елда беренче мәртәбә "Тәҗрибәгә чикләр юк" проекты кысаларында очрашу узды. Бу юлы администрация вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары әлеге авыл җирлегендәге эшләр барышы белән таныштылар.
Авыл җирлеге кунаклары җирлек составына кергән ике авылны Мәмдәл һәм Юртыш авылларында булдылар. Ике авылга барлыгы 950гә якын кеше яши.
Шунысы игътибарга лаек, һәр ике авылда да мәдәният йорты, мәчет бар. Мәмдәлдә амбулатория эшләп килә. Монда авыл халкы төп практика һәм төрле специализация табибларыннан консультация ала ала. Шулай ук балалар консультациясе һәм көндезге стационар эшли. Авыл җирлегендә шулай ук үзләренең янгын бүлеге һәм янгын сүндерү машиналары бар.
Шулай ук делегация әгъзалары 8 савым сыеры асраучы шәхси хуҗалыкта булдылар.
Биредә балалар бакчасына 22 бала йөри, ә мәктәптә 89 бала белем ала.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр спортны үз итәләр. Кыш көннәрендә хоккейга өстенлек бирелә. Авылның үз хоккей командасы бар. Авыл балалары үзләренең яраткан командалары өчен җанатарга теләп килә.
Авыл җирлегендәге юллар тулаем кардан чистартылган.
Мәмдәл авыл җирлегендә үз авыллары турында: аларның тарихы, күренекле кешеләре, хезмәт сөючән халкы турында язылган китаплары белән горуланалар. (авт. авыл җирлеге турында бүгенгесе көндә ике китап дөнья күргән).
Очрашуның нәтиҗәләрен ясаганнан соң традицион жирәбә үткәрделәр. Жирәбә буенча киләсе "Тәҗрибәгә чикләр юк" проекты Иске-Казан авыл җирлегендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев