Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәҗрибә уртаклаштылар

Агымдагы атнаның сишәмбесендә безнең районда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча республика семинары булды. Аны ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина алып барды. Семинар эшендә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Әлеге очрашуга җыелучылар алдында Татарстанның барлык районнарыннан төрле ведомство...

Агымдагы атнаның сишәмбесендә безнең районда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча республика семинары булды.
Аны ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина алып барды. Семинар эшендә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Әлеге очрашуга җыелучылар алдында Татарстанның барлык районнарыннан төрле ведомство вәкилләре чыгыш ясады, төп бурычны ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Нагуманов билгеләде. Бөреле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Мөстәкыймова, 70 нче Усад һөнәри училищесы директоры урынбасары Виктор Филимонов һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөя Гыйлаҗиева хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәсен уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев