Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Транспортка салмыш килеш идарә иткән өчен кырыс җәза күздә тотылган

Биектау районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артына кызмача утырырга яратучыларны ачыклау буенча һәрдаим рейдлар уздырып торалар. Быел безнең районда руль артына эчеп утырган шофер гаебе белән бер юл фаҗигасе булды да инде.

Көн башланып кына килүгә карамастан, юлларда машиналар агымы кимеми. Алар арасында юлга чыгар алдыннан берәрне “төшереп” алудан әллә ни булмас, дип уйлаучы куркыныч персонажлар да булуы ихтимал. Юл-патрульлек хезмәте инспекторлары менә шундыйларны ачыклау өчен туктаталар да инде машиналарны.

Инспекторлар белән аралашып алуның котылгысыз булуын шоферлар беләләр. Шулай ук алар юлларда эчкән килеш җилдертергә яратучыларның очрап торуын да аңлыйлар - берәүнең дә юл тәртибен бозучы гаебе белән фаҗигагә дучар буласы килми. Хәер, без рейдта катнашкан вакытта андыйлар очрамады. Әмма юлга машиналарының номерларын юмаган килеш чыгучылар булды. Машина хуҗалары бу җитешсезлекне шунда ук бетерсәләр дә, бу гамәл генә кайберәүләрне штрафтан коткарып кала алмады.

- Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә караган ЮХИДИ бүлекчәсе, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге хезмәткәрләре Биектау муниципаль районы территориясендә рейд чараларын салмыш шоферлар катнашындагы, шулай ук зыян күрүчеләр булган юл-транспорт фаҗигаләрен анализлау нигезендә уздыралар, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә караган ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Әсәдуллин.

Рейд бер сәгатьтән артык дәвам итте, бу вакыт эчендә инспекторлар илледән артык машинаны тикшерделәр. Кагыйдә буларак, исерек шоферлар ял көннәрендә күбрәк очрый. Ел башыннан безнең районда 25 тән күбрәк кеше руль артына кызмача утырган һәм административ хокук тәртибе бозган өчен штрафка тартылган. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырган өчен 30 мең сум штраф салына һәм шофер ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев