Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм итү программалары буенча конкурс игълан итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" һәм «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программаларында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс уздыру турында игълан итә. Шулай ук «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү»...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" һәм «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программаларында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс уздыру турында игълан итә. Шулай ук «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базаны үстерү өчен грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы уздырылачак.

Гаризалар һәм документлар 2016 елның 31 октябреннән 21 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә:420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, 307 һәм 309 кабинетлар.

Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алып барыла.

Грантлар бирү һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm сайтында урнаштырылган.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8(843) 2217685, 8(843) 2217653 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев