Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Төп бурыч – закон сагында нык тору

Узган атнада Гадел хөкем йортында Биектау районы судының яңа рәисе Айдар Галиәкбәровны каршы алдылар. Ул суд рәисе итеп Россия Федерациясе Президентының "Федераль судлар судьяларын һәм суд президиумнары әгъзаларын билгеләү турында"гы Указы буенча Россия Федерациясе Конституциясенең 83 һәм 128 нче статьяларына нигезләнеп билгеләнде. Әлеге чарада Татарстан Республикасының Югары суды рәисе Илгиз...

Узган атнада Гадел хөкем йортында Биектау районы судының яңа рәисе Айдар Галиәкбәровны каршы алдылар. Ул суд рәисе итеп Россия Федерациясе Президентының "Федераль судлар судьяларын һәм суд президиумнары әгъзаларын билгеләү турында"гы Указы буенча Россия Федерациясе Конституциясенең 83 һәм 128 нче статьяларына нигезләнеп билгеләнде.

Әлеге чарада Татарстан Республикасының Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев катнашты. Җитәкчелек исеменнән ул суд коллективының яңа судьяга ярдәм итүен сорады. - Айдар Фатыйх улы - зыялы, белемле кеше, - диде Илгиз Идрис улы, район суды хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. - Аңа сезнең коллективка кушылырга гына түгел, ә бәлки шушы район, аның мәнфәгатьләре белән яши башларга да кирәк булачак. Әлеге максатларны тормышка ашырырга аңа булышсагыз иде.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да котлап чыгыш ясады. Ул элекке суд рәисе Харис Вәлиулловның китүе турында борчылыбрак әйтсә дә, "Айдар Фатыйх улының ничек эшләве турында ишетеп беләбез һәм аның бик әйбәт кеше булуын да күрәбез", - дип билгеләп үтте.

Яңа җитәкчене шулай ук Харис Вәлиуллов та котлады. Ул 17 ел эшләгән урыныннан китүе авыр булса да, үзенә алмашка лаеклы кеше килүенә сөенүен белдерде.

- Җыеп кына әйткәндә, безгә эшләү өчен барлык шартлар тудырылды, без үз бурычларыбызны булдыра алганча башкарырга тырыштык, һәм ышанычны аклаганбыздыр, дип уйлыйм. Бөтен мәсьәләләр дә район хакимияте белән бергә хәл ителде, аңа моның өчен зур рәхмәт. Айдар Фатыйх улына һәм бөтен коллективка сәламәтлек, нервыларының нык булуын телим - безнең эштә монысы бигрәк тә мөһим. Барыгызга да уңышлар!

Соңыннан сүзне Биектау район судының яңа рәисе Айдар Галиәкбәровка бирделәр. Ул җыелучыларның барысына да җылы каршылаулары өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге мизгелнең үзе өчен бик тә дулкынландыргыч булуын әйтте.

- Мин район, коллектив өчен бөтенесен дә эшләргә тырышырмын, һәм сезнең белән уртак тел табармын, дип ышанам, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев