Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тоталь тикшерү: Биектауда “Тоннель” операциясе үтте (ФОТО)

Бүген иртәнге 6 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр Биектау районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре "Тоннель" операциясе үткәрделәр. Анда инспекторлар төрле административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклау, юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эшләде. Операция дәвамында барлык машиналар да...

Бүген иртәнге 6 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр Биектау районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре "Тоннель" операциясе үткәрделәр. Анда инспекторлар төрле административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклау, юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эшләде.

Операция дәвамында барлык машиналар да туктатылды һәм тикшерелде.

Нәтиҗәдә ике сәгать эчендә 10нан артык кагыйдәләрне бозу очрагы теркәлде Алар арасын­да бер очракта руль артын­да утыручы шоферның исерек булуы ачыкланды. Өч-дүрт машина йөртүче балалары автокреслоларга утыртмаган булып чыкты, калганнар кагыйдә бозучылар машинаның саклаучы каешларын эләктермәгән яки алырның машиналары булаем төзек булмавы (тормоз системасы һ.б.) ачыкланган.
ЮХИДИнең Биектау бүлеге начальнигы Раил Әминов сүзләренә караганда әлеге рейдлар киләчәктә ким дигәндә айга бер мәртәбә уздырылачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев