Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тормыш рәвешенә әверелгән яраткан һөнәр

23 нче февраль якынлаша һәм без, Ватан сакчылары көне уңаеннан, көннең көнендә үз гомерләрен куркыныч астына куеп, безнең тынычлыкны һәм иминлекне саклаучылар турында сөйләргә телибез. Николай Яшин - шундыйларның берсе һәм безнең якташыбыз. Ул үзенең бөтен гомерен янгынга каршы көрәшкә багышлаган. Әле күптән түгел аның шушы батырлык юлыннан ныклы адымнар белән баруына 25 ел тулган.

Янгын сүндерүчеләр дә укыйлар, көн саен 9дан 12гә кадәр белем туплыйлар. Ул гына да түгел, контроль эшләр тапшыралар һәм язмаларын дәфтәрдә теркиләр. Бу өйрәнүләр үзәгедер дип уйлый күрмәгез тагын, юк, бу - гап-гади янгын часте.

- Янгыннар алдан уйланылган схема яки тәртип буенча чыкмый, һәр вакыйга үзенә бер төрле, икенчесенә охшамаган була. Һәрвакытта башкача эш итәргә туры килә. Шунлыктан даими өйрәнергә, белемеңне арттырырга туры килә, - дип аңлатты 113 нче янгын частенең 2 нче каравыл начальнигы Николай Яшин.

Дәресләр 45 әр минут бара, аннары 5 минут тәнәфес ясала. Парталар артында әлеге тармакта яңа гына эшли башлаганнар белән беррәттән тәҗрибәле хезмәткәрләр дә утыра. Николай Яшин -каравыл начальнигы. Ул командасының барлык вазифаларны алдан билгеләнгән көн тәртибе нигезендә башкаруларын контрольдә тота. Аларның сменасы 7:30да җиһазларны тикшерүдән башлана һәм бер тәүлек дәвам итә.

- Өйгә кайткач та без профессиональ коткаручылар булудан туктамыйбыз. Безнең беребез дә, тормышын куркыныч астына куеп, боз өстенә кергән бала яныннан тыныч кына узып китмәячәк, - диде Николай Яшин.

Тормышта һәрвакытта да батырлык эшләү һәм Ватанның ышанычлы сакчысы булу Яшиннар нәселендә гадәти күренеш. Николайның абыйсы да шушы янгын частендә эшли, анысы да каравыл начальнигы. Сүз уңаеннан аларның икесенең дә безнең якташ, Советлар Союзы Герое Георгий Филиппович Яшинның туганнары булуын да әйтеп китик инде. Әлеге янгын частенә аның хөрмәтенә шундый исем бирергә тиеш булганнар, чөнки биредә Яшиннар нәселе сүзнең иң яхшы мәгънәсендә тамыр җәйгән.

- Безнең гаиләдә кызлар, ә малайлар юк, шунлыктан әлегә минем эшне туганнан туган энеләрем дәвам иттерә. Ике энем дә дәүләт янгын сагы хезмәтендә эшлиләр, - дип өстәде Николай Яшин.

Янгын сүндерүче булу турында Николай кечкенәдән үк хыялланган. Нәни Коля янгын техникасын беренче тапкыр күргәндә үк аңа гашыйк булган, хәтта күзләрендә очкыннар кабынган.

- Мин әле кечкенә идем, бервакыт безнең авылда янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Лафет җиңсәләре белән янгынны тиз генә сүндерделәр дә. Агымның шулкадәр куәтле булуына бик гаҗәпләнгән идем. Мин, мөгаен, нәкъ менә шул чакта янгын сүндерүче булу шәп икән, дигән нәтиҗә ясаганмындыр, - дип исенә төшереп сөйләде Николай Яшин.

Армия хезмәтеннән соң Николай Кораллы Көчләр сафындагы хезмәтен дәвам иттерергәме, әллә янгын сүндерүче булып китәргәме, дип бик озак уйлана. Яхшылап уйлаганнан соң утка каршы көрәшче булырга дигән нык карарга килә. Гади янгын сүндерүчедән башлап җибәрә, 6 нчы ел эшләгәндә диспетчер итеп күчерәләр, аннары аны янгын бүлекчәсе командиры итеп куялар. Хәзер ул каравыл начальнигы.

- Без районны, кешеләрне сакларга-якларга тиешбез. Шунлыктан безгә һәрдаим үз өстебездә эшләргә, белемебезне арттырырга, камилләшергә кирәк. Ирешелгәндә туктап калмаска, алга карап яшәргә, - дип нәтиҗә чыгарды безнең сөйләшүгә Николай Яшин.

Утны тиз арада сүндереп, корылманы янудан саклап кала алсалар, янгын сүндерүчеләр моңа, әлбәттә, шатланалар. Ә инде Николай кебекләр өчен бу - һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше дә. Андыйлар атнасына 7 көн 24 сәгать буена теләсә кайсы мизгелдә ярдәмгә ташланырга әзер торалар. Һөнәр тормыш белән бергә үрелеп бара. Үз-үзләрен тотышлары, сөйләшүләре, фикерләүләре - бөтенесе дә һөнәргә бәйле. Алар хәтта бер-берсенә “кизү тыныч узсын” дип тә тели алмыйлар, чөнки күз тидерүдән куркалар. Аяк киемнәрен дә сменаны тапшырыр алдыннан гына чистарталар. Алар өчен иң изге, иң эчкерсез теләк - янгыннан соң өйләренә, якын кешеләре янына исәнимин әйләнеп кайту.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев