Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тормыш сукмакларыннан кулга-кул тотынышып...

Галина Ивановна белән Василий Николаевич Балялиннар әле күптән түгел генә бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Узган юлга борылып карасаң, анда туган колхозлары өчен тырышып хезмәт кую да, гаиләдәге шатлык-куанычлар, борчу-мәшәкатьләр дә бар. Василий Николаевич та, Галина Ивановна да Мамонино авылыннан. Ул чактагы күпләр кебек, алар җидееллык белем алалар....

Галина Ивановна белән Василий Николаевич Балялиннар әле күптән түгел генә бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Узган юлга борылып карасаң, анда туган колхозлары өчен тырышып хезмәт кую да, гаиләдәге шатлык-куанычлар, борчу-мәшәкатьләр дә бар.

Василий Николаевич та, Галина Ивановна да Мамонино авылыннан. Ул чактагы күпләр кебек, алар җидееллык белем алалар. Василий туган авылында эшли башлый. Галина исә үзен төзелеш эшенә багышларга уйлый: Казан шәһәрендәге 30 нчы училищега штукатур-маляр һөнәрен үзләштерергә керә. Индустрия, шәһәр төзелеше нык алга киткән елларда мондый һөнәргә ихтыяҗ зур була. Укуны тәмамлаганнан соң Галинаны төзелеп кенә килә торган Яр Чаллы шәһәренә җибәрәләр. Белгечлеге буенча эшләргә язмаган булган, күрәсең, әлегә сезгә эш юк, дип, аны күпмедер вакытка өенә кайтарып җибәрәләр. Василий шуны гына көткән, диярсең, ул Галинаны кире җибәрмәскә, өйләнергә, дигән карарга килә.

Мондый кешеләр турында "язмышларын, гомерлек эшләрен туган җирләрендә тапкан", диләр. Ир белән хатын ул вакытта К.Маркс исемендәге колхоз рәисе булган Ибраһим Нигъмәтуллинны зур хөрмәт белән искә алалар. Ул өйләнешкәннең икенче көнендә үк Галинаны буаз таналар карар билгели, аннары сыер савучы итеп күчерә. Галина Ивановнаның авыл хуҗалыгы тармагындагы эш стажы 38 ел тәшкил итә. "1977-1978 елларда социалистик ярышта җиңүче" дигән исемгә лаек булган.

Василий да бер генә көн дә эшкә чыкмый калмаган. Авыл хуҗалыгы культураларын сугаруда тырышып хезмәт куйган, алдынгы тракторчы да булган, кышкы айларда мич ягучы булып эшләгән.

Ир белән хатын Василийның әнисе белән бергә тату, бердәм гаилә булып яшиләр. Ике ул тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, ачы язмыш аларның берсен югалту кайгысын китергән. Хәзер менә оныкларына сөенеп яшиләр. Бөтен сабырлыгыңны туплап, түзми хәлең юк.

Балялиннар җәмәгать тормышыннан да читтә калмыйлар: ел саен "Высокогорские вести" газетасына язылалар, җыелышларда катнашалар. Тормыш юлыннан һәрвакытта да менә шулай - бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп, кайгыртып, һәр көнне шатланып каршыларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев