Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тормыш гаҗәеп матур бит ул

Араларында шөһрәтле спортчылар да булган 20 инвалидның ел да уздырыла торган автоузышы Биектау районының Дөбъяз авылында тәмамланды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы спортчы-инвалидлар республиканың ун районында булдылар һәм аларны бөтен җирдә җылы каршыладылар. Кыенлыкларны җиңә-җиңә яшәргә гадәтләнгән кешеләрне каршыларга Дөбъязда алдан ук әзерләнә башлыйлар. Автоколоннаның авылга килеп керүе булды, аларны шунда...

Араларында шөһрәтле спортчылар да булган 20 инвалидның ел да уздырыла торган автоузышы Биектау районының Дөбъяз авылында тәмамланды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы спортчы-инвалидлар республиканың ун районында булдылар һәм аларны бөтен җирдә җылы каршыладылар.

Кыенлыкларны җиңә-җиңә яшәргә гадәтләнгән кешеләрне каршыларга Дөбъязда алдан ук әзерләнә башлыйлар. Автоколоннаның авылга килеп керүе булды, аларны шунда ук киң күңелле хуҗалар каршы алды. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов та булды. Автоузышта катнашучыларны каршылаганда Дөбъяз авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Илсөя Мөхәммәтвәлиева аларга, узган елдагы кебек, шушы төбәккә тукталулары өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

- Инвалидларга булышып, сез яхшы гамәл кыласыз, - диде ул. - Сез безгә мөмкинлекләре чикле балалар белән уртак тел табарга, аларның проблемалары турында онытмаска ярдәм итәсез. Узган ел 1 декабрьдә безнең авылда акча җыю акциясе уздырылды, бу инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә зур ярдәм булды.

- Автоузыш ел саен Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, инвалидларның спорт җәмгыяте Фонды белән берлектә оештырыла, - диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов. - Сез булдырдыгыз, Татарстанның ун районы аша уздыгыз, үз мисалыгызда кешеләрне спортка җәлеп иттегез.

Әлеге очрашу истәлеге итеп автоузышта катнашучыларның барысына да Биектау районы логотибы төшерелгән бейсболкалар бүләк ителде.

"Татарстан Республикасының инвалидларның физкультура-спорт җәмгыяте" җәмәгатьчелек оешмасы рәисе, Россия Федерациясенең атказанган тренеры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Фәридә Сафиуллина дөбъязлылар белән ихлас әңгәмәсен районның инвалидлар җәмгыятенә һәм аның рәисе Виктор Родионовка мөмкинлекләре чикле кешеләрне спортка җәлеп итү буенча агитация эше алып барулары өчен рәхмәт әйтүдән башлады.

- Автоузыш игътибар үзә-геннән читтә калмас һәм биектаулылар республика ярышларында зур теләк белән активрак катнашырлар, дип ышанам, - диде Фәридә Идрис кызы. - Сезнең районда спорт эше бик яхшы оештырылган, республика ярышларында лаеклы чыгыш ясау, шулай ук Татарстан исеменнән Бөтенсоюз һәм халыкара ярышларда катнашу өчен бөтен мөмкинлекләрегез бар. Спорт белән барыгызга да шөгыльләнергә кирәк, күзләр буенча инвалидмы, гомуми авырулар буенчамы, әллә коляскада утыручымы - барыбер. Һәр очракта да гәүдәң белән генә түгел, ә бәлки балалар үстерү, әти-әниләргә булышу өчен рухың белән дә көчле булырга кирәк.

- Гадәттә инвалидлар турында мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәләр, - диде Виктор Родионов. - Бу дөрес түгел, чөнки табигать безгә нәрсәнедер бирми калдырса, нәрсә-дәдер мул итеп биргән. Сәламәтлекне берәү дә кире кайтармас, әмма бу төшенкелеккә бирелергә сәбәп түгел. Башлап йөрүегез өчен рәхмәт, күпме кешегә рух күтәренкелеге бирдегез бит. Сезгә - шундый шат күңелле, яшәү ямен тоя белгән кешеләргә карап, күпләрнең үз тормышларын үзгәртәсе, физкультура, спорт белән шөгыльләнә башлыйсылары килә.

Автоузышта катнашучылар паралимпия чемпионы, чаңгычы-чаначы Ирина Полякова һәм өстәл теннисы буенча республика һәм Бөтенроссия ярышларында җиңүче Татьяна Мамакованың үрнәге спорт белән шөгыльләнә башларга беркайчан да соң булмавын күрсәтә. Ирина, мәсәлән, спорт белән 35 яшендә җитди шөгыльләнә башлаган. Ун елда сәламәт спортчылар да дистә еллар сарыф итәрлек юл узылган.

- Әйбәт нәтиҗәгә бары тик даими шөгыльләнеп кенә ирешергә була, - ди Ирина Полякова. - Кышын мин көн саен күнегүләр ясыйм, ә җәйге айларда аерым бер цикл буенча шөгыльләнәм. Организмга ял да кирәк, шуңа күрә әле тагын йөзү белән дә мавыгам. Җәй көне без чана табанына чаңгы урынына роликлар куябыз һәм чаңгы ярышлары режимында эшлибез.

Татьяна Мамакова өстәл теннисы буенча 15 ел буена Татарстанның даими чемпионкасы булып тора. Ул шулай ук шашка һәм шахмат уенын да ярата, ярышларда әллә ничә тапкыр беренче урыннарны яулаганы бар.

- Теннисны мин мәктәптә укыган вакыттан ук яратам, - ди Татьяна Мамакова. - Югары уку йортында гел "беренче ракетка" булдым. Кияүгә чыгып, бала тапкач, спорт тормышыннан шактый озакка төшеп калдым. Квартирабыз янып, артык борчылудан сукырайгач, тормыш мине күп нәрсәләр турында башкача фикер йөртергә мәҗбүр итте. Операция ясатып, инвалидлык алгач, сукырлар җәмгыятендә үзешчән сәнгать белән шөгыльләнә башладым. Спорт ярышлары турында шунда ишеттем дә инде. Сынап карыйм әле, дидем. Башта шәһәрдә беренче урынны алдым, аннары республикада. Бары бер тапкыр гына беренче урынга ирешә алмавымның сәбәбе - инфаркт кичерүем. Автоузышта беренче генә ел катнашуым түгел, Биектау күптәннән күңелемә якын булса да, Дөбъязда мин беренче тапкыр. Биредә минем дусларым күп, районыгыз исеменнән ярышларда да байтак катнаштым.

Автоузышта катнашучылар, бераз ял итеп алганнан соң, Алан-Бәксәр авыл җирлегенә юл тоттылар, анда да бик җылы каршыладылар. Алда аларны Казан - Универсиада Үзәге көтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев