Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Тоннель»: профилактика чарасы вакытында 11 кагыйдә бозу ачыкланган

Бүген 28 февраль, Биектау авылында "Биектау" сәүдә-күңел ачу үзәге янында иртәнге сәгатьләрдә "глобаль тикшерү", чираттагы "Тоннель" операциясе үтте. Берничә сәгать эчендә 11 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Кайбер әти-әниләр бүгенге көнгә кадәр үзләренең балаларын кайгыртмыйлар. Аларны махсус тотып торучы җайланмалардан башка машинада йөртәләр. Тагын бер машина йөртүче үзенең иминлеге турында кайгыртмый....

Бүген 28 февраль, Биектау авылында "Биектау" сәүдә-күңел ачу үзәге янында иртәнге сәгатьләрдә "глобаль тикшерү", чираттагы "Тоннель" операциясе үтте. Берничә сәгать эчендә 11 кагыйдә бозу очрагы теркәлде.

Кайбер әти-әниләр бүгенге көнгә кадәр үзләренең балаларын кайгыртмыйлар. Аларны махсус тотып торучы җайланмалардан башка машинада йөртәләр.

Тагын бер машина йөртүче үзенең иминлеге турында кайгыртмый. Ул куркынычсызлык каешын эләктерми йөргән.

Шулай ук госавтоинспекция хезмәткәрләре дәүләт теркәү номерлары ачык күренмәгән, ОСАГО иминият полисыннан башка машина йөрткән һәм вакытында административ кагыйдә бозу буенча штрафын түләмәгән машина йөртүчеләрне тоткарладылар.

Һәрбер кагыйдә бозучы белән ЮХИДИ хезмәткәре аңлату әңгәмәсен, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен тотарга кирәклеген искәртеп үттеләр.

Биектау районы буенча әлеге чаралар әледән-әле кабатланып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев