Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ТҮЛӘҮ КӘГАЗЬЛӘРЕ КИЛДЕ

Хөрмәтле биектулылар! Сезгә август аена торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп квитанцияләрен китерделәр. Аларны карап чыкканнан соң күпләрегездә "Водоснабжение" һәм "Водоотведение" дигән хезмәтләр өчен язылган суммалар буенча сораулар тугандыр. Закондагы үзгәрешләр нигезендә инде 2011 нче елдан ук күп квартиралы һәр йортта гомуми йорт счетчигы куелган. Шуңа карап, тулаем алганда йортта кулланылган су...


Хөрмәтле биектулылар!
Сезгә август аена торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп квитанцияләрен китерделәр. Аларны карап чыкканнан соң күпләрегездә "Водоснабжение" һәм "Водоотведение" дигән хезмәтләр өчен язылган суммалар буенча сораулар тугандыр.
Закондагы үзгәрешләр нигезендә инде 2011 нче елдан ук күп квартиралы һәр йортта гомуми йорт счетчигы куелган. Шуңа карап, тулаем алганда йортта кулланылган су белән һәр квартира кулланган су кубометрларындагы аерма исәпләп чыгарыла. Соңыннан әлеге аерма һәр квартирага бүленә.
- Әлеге аерма ни сәбәпле килеп чыгарга мөмкин?
- Әлеге аерма шушы йортта яшәүчеләрнең намуссызлыгы белән бәйле рәвештә килеп чыгарга мөмкин. Бу, барыннан да бигрәк, исәп приборы күрсәткечләрен үз вакытында бирмәү һәм исәп приборы куелмаган квартираларда кешеләр яшәү турында мәгълүмат булмау аркасында килеп чыга. Әйтик, бинаны арендага биргәндә даими яки вакытлы теркәлүгә кертелмәгән кешеләр яшәү фактлары бар. Шуңа күрә һәр квартирада да аерым исәп приборлары куелырга тиеш. Хисап чорына йорт өчен гомуми исәпләүләр, ягъни ОДН һәр квартирага пропорциональ бүленә.
- Сентябрь аеннан түләүләрне кабул итү пунктларында тышкы комиссия алына башлады. Алар кайсы пунктларда алына һәм комиссия күләме күпме?
- 2012 нче елның 1 нче сентябреннән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итүнең барлык пунктлары (банк оешмалары, почта бүлекләре, электрон түләү системалары, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы) тышкы комиссиягә күчәләр. Уртача процент 0,5% күләмендә билгеләнде, әмма тышкы комиссия суммасы почтада 15 сумнан, банкларда 25 сумнан ким түгел.
Тышкы комиссиягә акрынлап һәм борчылулар кичермичә күчү өчен исәп үзәге кассасына (ЕРЦ) түләгәндә комиссия алынмаячак.
- Исәп-хисап үзәге Порталы ничек эшли?
- Исәп-хисап үзәге Порталы узган елдан бирле эшли, аннан сез исәпләнгән суммалар, түләүләр һәм ташламаларны карый, счетларыгызны үзгәртә, исәп приборлары күрсәтмәләрен кертә, хәтта түли дә аласыз.
Килеп туган барлык сораулар белән һәрвакытта да 2-32-64 телефоны буенча исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.
Җавапларны Биектау муниципаль районының информацион исәп-хисап үзәге әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев