Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тиздән Бөреле амбулаториясе пациентлар кабул итә башлаячак

Бөреле авыл җирлегендә яңа амбулатория төзелеше азагына якынлашып килә. Бу федераль программа буенча тормышка ашырыла торган объект. Амбулаториянең нигезе җәй көне салынган. Тиздән яңа, иркен бина үзенең ишекләрен ачар, дип көтелә.

Әлеге амбулаторияне 80 нче елларда салынган элеккесе урынына төзергә дигән карарга килгәннәр. Бу әллә ни зур срок саналмаса да, һәр нәрсәнең үз сәбәбе була.

- Иске амбулатория урынында кайчандыр тәүлек әйләнәсендә эшли торган стационары да, көндезге стационары да булган зур хастаханә тора иде. Анда рентген кабинеты да эшләде, хәтта операцияләр дә ясадылар, - диде Бөреле табиблык амбулаториясе мөдире Гөлназ Ганиева.

Медицина тармагында үзгәртеп корулар уздырылганнан соң ике катлы зур бинада нибары берничә табиб кына кала. Икенче каттан гомумән файдаланмый башлыйлар һәм аңа хезмәт күрсәтү дә табышсызга әверелә. Ә биредә, бер катлы җыйнак кына бинага хезмәткәрләрнең бөтен коллективы сыеп бетәчәк. Өлкәннәр һәм балалар өчен аерым керү урыннары белән ул ике өлештән торачак. Балалар бүлегендә шулай ук аерым урында температуралы авырулар өчен фильтр да булачак. Амбулаториягә көненә 100дән артык кеше килүне исәпкә алганда бу килүчеләр агымын бүлү мәсьәләсендә дөрес булыр.

- Биредә регистратура - өлкәннәрнеке аерым, балаларныкы аерым булачак. Сабыйларны ашату кабинеты да безнең өчен яңалык. Ягъни прививка ясатырга чират торучы әниләр шушында балаларын имезә, вакцина ясатканнан соң ял итә алалар, - дип дәвам итте сүзен Бөреле табиблык амбулаториясе мөдире Гөлназ Ганиева.

Яңа үзгәрешләрдән биредә шулай ук хәрәкәтләнү авыр булган кешеләр өчен санузел да планлаштырыла. Амбулаториягә 4 меңнән артык кеше беркетелгән, шуларның өч меңнән күбрәге - өлкәннәр. Коллектив 2 гомуми тәҗрибә табибыннан, бер педиатрдан, алты шәфкать туташыннан, акушеркадан һәм стоматологтан тора.

- Шундый матур, заманча зур амбулатория төзелә башлауны - бу зур вакыйганы без күптән көттек һәм бик сөендек. Әлбәттә, аны медицина хезмәткәрләре генә түгел, авыл җирлегендә яшәүчеләр дә көтеп алды, - диде Бөреле табиблык амбулаториясе мөдире Гөлназ Ганиева.

Бина үзе нигездә төзелеп беткән инде һәм гыйнвар азакларына тапшырылыр дип тө көтелә. Ә ачылышы амбулаториядә кирәкле барлык җиһазлар алынып беткәч, кыш азагына планлаштырыла.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев