Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«ТИСБИ» укытучылары Биектау мәктәпләрендә һөнәри белем юнәлеше бирү буенча очрашулар уздырды

23 нче ноябрь көнне икътисад факультеты укытучылары В.Н.Лизунова һәм А.И.Сәхбиевалар Биектау районының Биектау авылы 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә булып 10-11 сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. Балалар әлеге очрашу вакытында әлеге уку йорты турында тулы мәгълүмат ала алды, уку-укыту процесында кулланыла торган яңа технология-методлар белән танышты, бакалавриат, магистратура, аспирантура...

23 нче ноябрь көнне икътисад факультеты укытучылары В.Н.Лизунова һәм А.И.Сәхбиевалар Биектау районының Биектау авылы 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә булып 10-11 сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар.

Балалар әлеге очрашу вакытында әлеге уку йорты турында тулы мәгълүмат ала алды, уку-укыту процесында кулланыла торган яңа технология-методлар белән танышты, бакалавриат, магистратура, аспирантура бүлекләренең эшчәнлеге турында белделәр.

Моннан тыш, укучыларга дәресләрдән тыш уздырыла торган чаралар, әлеге уку йортында студентларның укудан тыш тормышы ничек оештырылуын сөйләделәр.

Укытучылар тарафыннан икътисади терминнарны белүгә юнәлдерелгән викторина да уздырылды. Нәтиҗәдә, 1 нче мәктәптә җиңүчеләр итеп, Гөлзилә Баязитова (10П) һәм Камил Рәхимовлар (10А) табылды, ә 2 нче мәктәптә Эмиль Хамматов (10Б) һәм Регина Харисовалар (10А ) актив булдылар.

Мәктәпләрдә әлеге очрашуның балалар өчен зур файдасы бар икәнлеген ассызыклап киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев