Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимер юл кичүен ачтылар. Озаккамы? (+ФОТО)

Район халкы Биектау станциясендәге тимер юл кичүенең ябылуы хакында зарлана. Ике көн дәвамында Биектауда яшәүчеләр килешенмәгән, алдан оештырылмаган җыен уздырдылар. Чәршәмбе көнне җыенга республика массакүләм мәгълүмат чаралары да килгән иде. Бүген халык җыенында тимер юл вәкилләре дә катнашты. Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчелеге халыкны яклап чыгыш ясады. Сөйләшү бик югары...

Район халкы Биектау станциясендәге тимер юл кичүенең ябылуы хакында зарлана. Ике көн дәвамында Биектауда яшәүчеләр килешенмәгән, алдан оештырылмаган җыен уздырдылар. Чәршәмбе көнне җыенга республика массакүләм мәгълүмат чаралары да килгән иде. Бүген халык җыенында тимер юл вәкилләре дә катнашты.
Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчелеге халыкны яклап чыгыш ясады. Сөйләшү бик югары тонда барды. Әледән-әле тимер юл кичүен ябу белән мәшгуль булган тимер юл компаниясе вәкилләренә халык бар ачуын чыгарды.
"Тимер юл кичүе ябылган саен без монда җыелабыз. Безне монда җыеларга кемнәр мәҗбүр итә?", - дип өзгәләнде җыенда катнашучы Валерий Ларин.
Биектау авылы халкы бу мәсьәлә буенча һәрвакыт билгесезлектә яшәргә мәҗбүр. 2016 елда кичүне берничә ай рәттән ике тапкыр ябып тордылар. Ул вакытта халык тимер юл вәкилләренә әлеге кичүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген тыныч юл белән аңлатырга тырышты. Биектау районы хакимияте башлыгы кичүне ачуда ярдәм сорап хәтта республика җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итте. Тимер юл компаниясе моңа кадәр һәрвакыт килешүләргә барып, "Кичү ябык" дигән тактаны вакытлыча складка җибәрә торды. Әмма такта складта озак ятмады, яңадан юл кичүенә килеп утырды. Бу атнада район җитәкчелеге һәм район халкы бу мәңгелек низагка нокта кую нияте белән яңадан юл буена килде. Сөйләшү ачыктан-ачык барды.
"Киртәсез шәһәр" төркеме әгъзасы Әминә Ибнеева тимер юл компаниясе вәкилләренә әлеге кичүнең гади халыкка кагылышлы ягын исбатлап күрсәтте: "Безгә ашыгыч медицина ярдәме дә кирәк, без тиз генә шәһәргә барып кайтыр өчен такси да чакыртабыз. Ашыгыч ярдәм машинасы Дөбьяз аша әйләнеп килергә тиешме? Бу вакыт эчендә авыру кеше үлми торырга тиешме, Сезнеңчә? Такси да 16 километр юлны әйләнеп узарга тиеш була. Ул безгә алтын бәясенә төшә".
Казан тимер юлы баш инженеры Салават Нигъмәтуллинның Биектау районы башлыгы белән җәяүлеләр өчен яңа кичү төзү турында сөйләшүләр алып барачакбыз дигән сүзе халык арасында яңадан ризасызлык тудырды.
"Ни өчен Сез бу мәсьәләне безнең хакимият башлыгы белән сөйләшергә тиеш, менә без - халык - Сезнең каршыгызда басып торабыз. Сез ул җәяүлеләр кичүен безнең өчен, халык өчен төзергә тиеш буласыз бит. Нигә безнең белән генә киңәшләшмисез", - диде Әмингә Ибнеева.
Валерий Ларин аның сүзләрен җөпләп: "Сез Бөреледә эшләнгән кичүне карагыз, анда барысы да бик гади һәм кешеләр өчен куркыныч та түгел. Ә бездә җәяүлеләр өчен бер һава күпере бар, анысы да куркыныч, анда өлкәннәр, гомумән, йөри алмый. Нигә тагын күпме акчалар чыгарып, яңа күпер турында сүз алып барасыз? ", - диде ул.
"Кичүнең ябылуы районның янгын сүндерү хезмәте эшендә дә тоткарлыклар тудыра, - ди Биектау районы янгын-коткару гарнизоны башлыгы Азат Кәлимуллин. - Фаҗига булган урынга барып җитәр өчен без әйләнгеч юлдан тагын 15 минут вакыт әрәм итәбез. Янгын вакытында 15 минут - ул бик күп вакыт".
Халык китергән дәлилләр үтемле булып чыкты, күрәсең, тимер юл кичүен тагын ачтылар. Әмма тимер юл компаниясе вәкилләре яңадан кисәтте: "Кичү киләчәк ябылуга кадәр генә ачык булачак". Димәк тимер юл аша кичү кабат ябылырга мөмкин. Бу проблемага әлегә нокта куелмады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев