Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып карадылар

2021 елның 17 мартында безнең районда “Әтиәниләр тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне” Бөтенроссия акциясе узды. Акцияне оештыручы мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт булганлыктан, акция Россия күләмендә уздырыла. Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, балалары урынына утырып, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның барлык нечкәлекләрен үз күзләре белән күрү һәм тою мөмкинлеге алдылар.

Үзен баласы урынында итеп сизү өчен һәр ата-ана да имтихан тапшыру пунктына узудан алып, нәтиҗәләр белән танышуга кадәрге юлны узарга тиеш.

Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе бинасы каршында барысы да көн таләпләренә туры килерлек итеп оештырылган. Һәр кешенең температурасы үлчәнә һәм куллары эшкәртелә. Килүчеләрнең исемлеген дә шушында ук тикшереп чыктылар. Имтихан башланганны көткән арада әти-әниләр тәэсирләре белән уртаклаштылар.

- Бер елдан кызым Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак һәм минем әлеге имтиханның ничек узачагын баштан ук, телефоннарны теркәүдән үк ничек булачагын беләсем килде. Имтиханның ничек узасын да беләсем килә, шул ук вакытта дулкынланам да, - диде Лилия Рәхимова.

Д ул к ы н л а н у н и г е з д ә и м т и х а н н ы ң ү з е б е л ә н түгел, ә бәлки үтәлергә тиешле инструкцияләр белән бәйле. Бөтен әйберләреңне калдырып, кергәндә бары паспортыңны гына күрсәтеп, металл детекторы аша узарга кирәк. Класска бары тик кара гельле ручка гына алып керергә ярый.

Автомат тикшерү аларны тиешенчә укый алсын өчен, контроль-үлчәү материалларын ничек дөрес итеп тутырырга кирәклеген аңлатырга да шактый вакыт китте. Артык нокта, тигез итеп язылмаган хәреф - боларның барысыннан да нәтиҗәләр шунда ук киметеләчәк.

Имтихан тотучылар - га өч бирем әзерләнгән иде - ике тест һәм бер инша. Әмма әти-әниләргә катлаулылыкны бераз киметтеләр - имтихан чынбарлыктагыча түгел, өлкән кеше мәктәп тәмамлаучыны чын БДИда нинди үз енчәлек ләр көткәнлеген аңласын өчен ул бары тик типовой биремнәрне генә эченә алган. Вакыт бик тиз узды, кайберәүләр биремнәрне азагына кадәр үтәп бетерә алмадылар.

Реклама

- Миңа иншаны язып бетерергә вакыт җитмәде. Фикеремне азагына кадәр язып бетермичә тукталырга туры килде. Бланкта 40 бирем иде, без нибары өчесен генә үтәдек. Әмма кызыклы булды, тәҗрибә тупладык, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Илнар Фатыйхов.

- Мин үзем дә яздым. Бераз дулкынлансам да, биремнәрне ү т әде м , - д и де Б и е к т ау районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов.

Имтихан нәтиҗәләрен әти-әниләр көн азагында алдылар. Әмма алар, әлбәттә инде, бәяләрне белү өчен килмәгәннәр. Хәзер әтиләр һәм әниләр мәктәп тәмамлаганда алар тапшырган гадәти имтиханнар белән Бердәм дәүләт имтиханы арасында нинди аерма булуын беләләр.

Бер сәгатьтән бераз гына кимрәк вакыт узды һәм имтихан тәмамланды. Дөресен генә әйткәндә, ул бик нык дулкынландырды. Әмма шулай да мондый акцияләрне уздыру әти-әниләр БДИның нидән гыйбарәт булуын, балалары белән бергә ничек һәм нәрсәгә әзерләнергә кирәклеген белеп торсыннар өчен кирәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев