Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәүге җиңүчеләр билгеле

Узган атнада Биектау станциясендә урнашкан “Чаңгы базасы”нда тәүге тапкыр “Высокогорские вести” - “Биектау хәбәрләре” газетасы призына чаңгы ярышлары узды.

Спорт чарасында район күләмендә 5-6 һәм 7-9 сыйныфларда белем алучы 250дән артык бала катнашты. Җиңүчеләр исә яхшы кәефтән тыш, шәп бүләкләргә дә ия булдылар!

Иң башта 5-6 сыйныфларда белем алучы кызлар ярышты. Суыксу гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Илнара Гыйниятуллина көндәшләрен шактый артта калдырып, финишка беренче булып килде. Ул чаңгы белән күптәннән дус икән инде, ә ярышларда башлангыч сыйныфлардан бирле катнаша. Шуңа күрә дә Илнарага ярышларда призлы урыннар алу - гадәти күренеш. Ул ел саен кыш көне төрле спорт чараларында катнаша һәм алдынгылыкка ирешә.

- Ярыш алдыннан бераз борчылдым, - дип сөйли Илнара. - Әмма үз-үземне кулга алдым һәм финишка беренче булып килдем. Бик сөендем, әлбәттә. Ә бүләкләргә ничек шатланганымны әйтеп бетерә торган да түгел.

Илнарага “Декатлон”нан чаңгы кирәк-яраклары, рюкзак һәм фляга бүләк иттеләр.

Икенче булып финишка Дөбьяз гомуми урта белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Гүзәл Хәлиуллина килде.

Ул җиде яшьтән бирле чаңгыда шуа, шуннан бирле тау чаңгысы спорты белән дә шөгыльләнә икән. Гүзәлнең дә бу беренче генә медале түгел:

Реклама

- Призлы урын алуыма сөендем. Алга таба да спорт белән шөгыльләнергә һәм яңа үрләр яуларга телим. Бүләкләр өчен аерым рәхмәт, алар бик кирәкле һәм файдалы.

Өченче урында - Биектауның 4 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Арина Хисаметдинова. Ул да, башка җиңүчеләр кебек үк, спорт белән беренче сыйныфтан бирле шөгыльләнә. Чаңгыдан тыш Арина дзюдога да йөри әле, аның әлеге спорт төре буенча беренче урыннары бар. Бу җиңүе исә чаңгы спортында тәүгесе, шуңа күрә дә кыз горурлануын яшерми:

- Ярыш алдыннан бик нык борчылдым, егылырмын дип курыктым. Барысы да әйбәт булды. Алай гына да түгел, призлы урын алдым! Киләсе елда да катнашырга ниятлим! Бүләкләр аеруча шәп. Дус кызым белән “Огонь” фильмына бардык, шундый ошады!

Кинога билетларны бәйге җиңүчеләренә чараның спонсоры - “Топ Синема” бүләк итте. Ярышның башка җиңүчеләре турында газетаның алдагы саннарында укыгыз.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев