Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Теләк булса, беләк карышмый

Яшь эшмәкәр Марат Бәхтияровны Биектау районында күпләр белә. Тырышлыгы белән алдырды егет. Моннан 7 ел элек шәхси хуҗалык оештырып җибәргән иде Марат. Ул вакытта аның бер карыш җире дә юк иде. Бүгенге көндә аның 1,5 мең гектар җир мәйданы бар. Үзе дә авыл җирлегендә үскән егет авыл хуҗалыгының табышлы тармак...

Яшь эшмәкәр Марат Бәхтияровны Биектау районында күпләр белә. Тырышлыгы белән алдырды егет. Моннан 7 ел элек шәхси хуҗалык оештырып җибәргән иде Марат. Ул вакытта аның бер карыш җире дә юк иде. Бүгенге көндә аның 1,5 мең гектар җир мәйданы бар. Үзе дә авыл җирлегендә үскән егет авыл хуҗалыгының табышлы тармак икәнлегенә төшенә бара. Әмма бу тармакта тырышлык кына табыш китерә икәнен Марат тора-бара аңлый һәм җиң сызганып, тагын да канатланыбрак эшкә керешә. Иң элек үзенең туганнарын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә.
"Бүгенге химия заманында һәркем экологик чиста ризык кына кулланасы килә, - ди Марат Бәхтияров. - Шуны күздә тотып, туганнарыма ит, сөт, май җитештерә, бәрәңге үстерә башладым. Бәрәңгене күбрәк мәйданда чәчү теләге туды. Шул максаттан трактор сатып алдым. Җир мәйданын да әкренләп арттыра башладым. Бәрәңге җиренә бер генә грамм да химикат кертмәдем".
Бүгенге көндә Марат Бәхтияров хуҗалыгы тукранбаш (клевер), күпъеллык үлән, башаклы культуралар һәм бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә. Моннан тыш ул урып-җыю чорында башка хуҗалыкларга да булыша. Аның техника паркында 3 комбайн бар. Шәхси хуҗалык булса да җир кешесе басуда игеннәр тулып торганда читтән тыныч кына күзәтеп тора алмый. Урып-җыю чорында Марат көне-төне басуда.
"Күз курка, кул эшли, диләр. Теләк булса, беләк карышмый. Тагын бер шарт мөһим: янәшә тирәңдә таянырдай тырыш кешеләр булу. Минем хуҗалыкта тулы бер шундый коллектив оешты", - ди марат Бәхтияров.
Читтән караганда кешегә барысы да бал да май кебек күренә. Әмма җиде ел эчендә Марат бик күп кыенлыкларга юлыга. Әмма башлаган эшне ярты юлда калдырып китә торганнардан түгел егет. Эшнең нәтиҗәсе рухландырып тора. Аның хуҗалыгы районда һәм республикада алдынгылар рәтендә. Нәтиҗә булгач өстенлекләр дә бирелә. Республика авыл хуҗалыгында авыл кешесенә ярдәм итү буенча төрле программалар эшли. Марат алар белән бик оста файдалана. "60ка 40" программасы буенча гына да ул техника паркын яңартты. Әлеге программаның асылы бик гади: Россиядә эшләнгән авыл хуҗалыгы техникасын сатып алган очракта техника бәясенең 40% аның хуҗасына кире кайтарыла.
Быел Марат Бәхтияров хуҗалыгы 3 мең тоннага якын ашлык суктырырга ниятли. Әмма Марат ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә уйламый. Ул буш яткан җирләрне эшкәртү, җитештерүне арттыру нияте белән яна.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев