Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Теле бар, димәк, кеше»

Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эшләрендә ике дәүләт телен дә кулланучы белгечләргә өстәмә түләүләрне яңартырга кирәк, дигән тәкъдим кертте. Шуңа бәйле рәвештә социаль челтәрләрдән файдаланучылар әлеге тәкъдимне “хуплаучылар”га һәм “каршы килүчеләр”гә бүленделәр. Бу татар телен өйрәнүнең элеккечә үк бик күп бәхәсләр тудыра торган иң көнүзәк һәм актуаль тема булуы турында сөйли. Мәктәпләрдә телне өйрәнүдә нинди алымнар кулланыла, алар нәтиҗәлеме, мәдәният белән элемтәләре нинди?

Туган ил нидән башлана, телне өйрәнү, үзләштерү юлының башлангыч ноктасы кайда? Менә шушы мәсьәләләргә ачыклык кертү максаты белән без Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли мәгариф мәсьәләләре буенча директор урынбасары Нәфисә Тимергалиева белән очраштык.

- Рус телендә сөйләшүче балалар өчен без хәзер яңа методика куллана башладык. Кечкенәләр уен эшчәнлеге барышында тел вазгыятенә, бер-берсе белән аралашуга җәлеп ителәләр. Өлкәнрәкләр белән эшләгәндә фикерләрне тапшыру, белдерү технологияләре файдаланыла, - дип аңлатты Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли мәгариф мәсьәләләре буенча директор урынбасары Нәфисә Тимергалиева.

Беренче сыйныфлар өчен әле быел гына кертелгән яңа методикада төп игътибар, балаларны уен барышында аралашуга җәлеп итеп, алар сөйләшергә өйрәнсеннәр өчен, тел эшчәнлегенә юнәлтелә. Бу телне өйрәнүдә төп игътибар грамматикага юнәлтелгән элеккеге методикадан аерылып тора.

Балалар 11 ел укыйлар, әмма мәктәп тәмамлаганда да кайбер укучыларның татар телендә аралаша алмавы берәүгә дә сер түгел. Укытучы әйтүенчә, мондый хәл бала үсә торган мохитнең татар мәдәниятен тулысынча бәяләргә, туган телне күңеле белән тоярга мөмкинлек бирмәве аркасында килеп чыга.

- Өлкән кеше телне өйрәнүнең максатларын һәм юлларын үзе ачыклый алса, балада мондый омтылышны уятырга кирәк. Моңа хис-тойгылар ягыннан уңай шартлар, күңелгә ятышлы психологик мохит тудырып ирешергә була, - дип дәвам итте сүзен Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли мәгариф мәсьәләләре буенча директор урынбасары Нәфисә Тимергалиева.

Бу, беренче чиратта, мавыктыргыч социаль чаралар, китаплар, һәм, әлбәттә инде, гаиләдәге гадәтләр һәм мәдәнилек.

Әмма шунысы игътибарга лаек - татар теле төрле географик киңлекләрдә яшәүче кешеләр өчен төрле булырга мөмкин. Алар диалект дип йөртелә.

Нәфисә Сәгыйтовна әйтүенчә, татар телендә урта диалект, көнбатыш диалекты һәм Себер татарлары диалекты - өч диалект яши. Әдәби татар теле тарихи яктан алдагы икесе нигезендә барлыкка килгән дә инде. Халык аны “Тукай теле” дип тә йөртә.

- Татар халкының төп теле Тукай теле, Казан артыннан алынган тел булган. Бу саф татар теле, - диде Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов.

Ринат Рәшитович сүзләренә караганда, хәтта Биектау районының да үз диалектлары бар - дөбьязлылар, битаманлылар һәм айбашлыларның сөйләмендә «ч» һәм «с» авазларын әйткәндә аерым үзенчәлекләр сизелә. Әмма сөйләмдә нинди генә сүзләр, авазлар куллансаң да, милләтнең гореф-гадәтләрен, аңа хас үзенчәлекләрне тоемламый торып, телне бөтен барлыгы белән, тулысынча аңлау мөмкин түгел.

- Әгәр дә кеше мәдәниятне аңламый, үз халкының мәдәниятен күңеленә якын кабул итми, өстәвенә әле телне дә белми икән, димәк, елга да, аның ярлары да юк. Татар мәдәнияте авылларның киләчәге турында уйлап, аларны юкка чыгармау хакына сакланган һәм шуның бәрабәренә яши, чөнки чишмә башы нәкъ менә шунда. Кайсы гына артистны, язучыны гына алмыйк, алар барысы да авыл җирендә туып-үскән, шуннан илһам алган кешеләр, - дип, үз фикерен белдерде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов.

Ринат Рәшитович әйтүенчә, мәдәни тормышның эре шәһәр үзәкләрендә генә туплануы күпмедер дәрәҗәдә халыкның тиңдәшлегенә, тәңгәллегенә яный да. Авыллар шәһәргә күченә, шуның белән бергә борын-борыннан килгән төп мәдәният юкка чыгарыла. Шунлыктан телне саклауны үзебездән һәм балаларыбыздан башларга кирәк.

- Балаларны мәдәнилеккә төшендереп, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын аңнарына сеңдереп, өлкәннәргә карата ихтирам-хөрмәт хисе тәрбияләп үстерергә кирәк. Әбибабайларны олылау элек-электән килгән гадәт, аны без уйлап чыгармаган. Ул безгә кадәр дә шулай булган, бездән соң да шулай булачак, - дип сөйләшүгә йомгак ясады башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов.

Алда әйтелгәннәрдән чыгып, татар телендә аралашучы өлкәннәргә хөрмәт белән караучы, үз туган ягының тарихын белүче, халкының гореф-гадәтләрен күңеленә якын кабул итүче һәм саклаучы кеше буларак күз алдына килә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев