Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Техника инде басуга чыгарга әзер

Биектау районында авыл хуҗалыгы техникасын кабул иттеләр. Машиналарның ничек әзерләнгәнлеген республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм Ростехнадзор белгечләре бәяләде. Комиссия барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә булды.

Язгы кыр эшләренә әзерлек урып-җыю эшләре төгәлләнгәннән соң ук башланды. Техника ремонтлау барышындагы уңай һәм тискәре якларны аермачык күрсәтү өчен хуҗалыкларда әледән-әле семинарлар уздырылып торды. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттаховның һәм Ростехнадзор белгечләренең килүе имтихан тотуга тиң. “Серп и молот” хуҗалыгында һәр берәмлек техниканы “энә күзеннән уздырдылар”.

- Без документларны, тракторчы-машинист таныклыгын тикшерәбез. Агрегатларның номерларын чагыштырабыз, техниканың нинди хәлдә булуын карыйбыз һәм болар ел да башкарыла торган эшләр, - диде Ростехнадзорның баш дәүләт инженер-инспекторы Рәшит Гарипов.

Инспектор әйтүенчә, иң еш очрый торган җитешсезлекләр руль идарәсе системасында була икән. Проблеманы хәл итүгә, төзәтүгә машина хуҗасына 20 көн вакыт бирелә, аннан соң тагын тикшерәләр. 10 нчы апрельгә кадәр, чәчүгә әзер булып тору өчен, барлык хуҗалыклар да тикшереләчәк. Иң көчле хуҗалыкларның берсендә 22 берәмлек техника, 5 чәчү һәм 6 туфрак эшкәртү агрегаты исәпләнә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле “Ватан” хуҗалыгында да булды. Анда 12 трактор, 5 йөк машинасы, 15тән артык агрегат эшкә керешергә әзер инде. Механизаторлар кирәкле барлык әйберләр белән тулысынча тәэмин ителгән, ягулык та бар, ашлама да кайтарылган.

- Техника һәм чәчү агрегатлары 90 процентка әзер, дип әйтергә мөмкин. Эшләргә механизаторлар бар, хуҗалыклар ашлама һәм орлык белән тулысынча тәэмин ителгән, - диде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов.

Рафаэль Мәхмүтович билгеләп үткәнчә, Биектау авыл хуҗалыгы шәһәргә якын урнашканлыктан, мәгълүм үзенчәлекләргә ия, әмма гомумән алганда район өчен борчылмаска да була. Мондый тикшерүләр бөтен республика күләмендә уздырыла һәм алар 9 нчы апрельдә тәмамланачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев