Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Техника кышка әзерме? (ФОТО)

Әле кайчан гына авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы әзерлек сызыгына куйган иде. Вакыт тиз генә узып та киткән. Чәчү дә узган, уңыш та җыеп алынган. Техниканы кышка әзерләп куярга да чират җитте. Районда авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп саклауга куюга аеруча игътибар ителә. Бүген Биектау...

Әле кайчан гына авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы әзерлек сызыгына куйган иде. Вакыт тиз генә узып та киткән. Чәчү дә узган, уңыш та җыеп алынган. Техниканы кышка әзерләп куярга да чират җитте. Районда авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп саклауга куюга аеруча игътибар ителә.

Бүген Биектау районында авыл хуҗалыгы техникасын кышлатуга кую буенча комиссия район хуҗалыкларын карап чыктылар. Алар арасында ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлегенең өлкән белгече Руфит Гарифҗанов, Гостехнадзорның Биектау районы буенча җитәкчесе Рәшит Гарипов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфар Әхмәтгалиев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре бар иде.

Комиссия әгъзалары техниканы кышлатуга кую дәрәҗәсе, машина-трактор паркының төзеклеге, көзге-кышкы ремонт өчен объектларның әзерлеге, ремонт барышында материал стимуллаштыру һәм хезмәткә түләү һ.б.ларга игътибар итте. Гомумән, парктагы чәчкеч, җир эшкәрткеч машиналар, азык әзерләүче, ашлык җыючы техника, тракторларның үз вакытында төзекләндерелүенә комиссия аерым басым ясады.

Реклама

Рәшит Гариповның сүзләрен караганда, быел техниканы кышка әзерләү узган ел белән чагыштырганда яхшырак барган. Моңа төп сәбәпчеләрнең берсе - көзнең коры килүе. Коры көз авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә техниканы көйләү һәм майлау эшләрен үз вакытында башкарырга мөмкинлек биргән.

Шулай ук комиссия әгъзалары тарафыннан, кыш көне иң беренче чиратта язгы кыр эшләренә кирәк булачак техниканы ремонтларга кирәклеге турында искәртелде. Алар төзекләндереп беткәч кенә, азык әзерләүче һәм урып-җыюда катнашачак техникага керешергә кирәк икәнлеге ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев