Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбәләрдәге карны үз вакытында төшерергә кирәк

Быелгы кышта һава шартларын уңайлы булды дип әйтеп булмый. Температура кискен үзгәреп торганда, бер тәүлек эчендә термометр баганасы нульгә якынлашып килүче билгедән 20 градус салкынны күрсәткәндә һәм берничә тәүлектән соң яңадан җылытып җибәргәндә бина түбәләрендәге кар катламы калынайганнан калыная бара. Түбәдән кинәт кенә кар төшә башлау узып-баручылар өчен дә, бина тирәсендә калдырылган машиналар өчен дә куркыныч.

Түбәләрне үз вакытында кардан арындыру өчен милек хуҗалары һәм идарә итүче компанияләр җаваплы. Карны хәзер төшерергә кирәк, чөнки якындагы көннәрдә районда температура нуль күрсәткечендә һәм аннан беразга түбәнрәк булачак, димәк, кар бозга һәм боз сөңгеләренә әвереләчәк һәм аларга каршы көрәшү шактый катлауланачак.

Ике тәүлек буе буран котырганнан соң урамда җылытып җибәрде. Димәк, түбәләрдәге карны нәкъ менә хәзер көрәргә кирәк. Ә моны кем эшләргә тиеш? Шәхси йорт түбәләре өчен анда яшәүчеләр үзләре җаваплы, алар гаебе белән берәүнең дә өстенә боз катламы яки боз сөңгесе төшмәскә тиеш.

- Түбәдә кар өелеп тормаска, аны үз вакытында төшерергә кирәк. Биналар яныннан узганда түбәдән кар яки боз катламы асылынып торганны күргәч, бик куркасың. Узар өчен башка юл булмаса, шуннан узмый нишлисең. Язга да озак калмый. Боз һәм кар катламнары кемнең дә булса башына төшсә - моны күз алдына китерүе дә куркыныч. Түбәләрне кичекмәстән кардан арындырырга кирәк, - дип үз фикерен белдерде Ксения Суркова.

Күп фатирлы йортларга идарә итүче компанияләр хезмәт күрсәтә, алар мондый эшләргә белгечләр чакырталар. Оешмалар исә үз биналары өчен җаваплылар. Авыл җирлекләре муниципаль территория өчен җавап бирәләр. Кар көрәү өчен аларның үз бюджетлары бар.

Реклама

- Кар күп яуганлыктан, быелгы кыш үзенең төзәтмәләрен кертте һәм безгә бюджетны арттырырга туры килде. Безнең территориядә күпме кар явуы турында белешмә алу өчен Гидрометеорология Үзәгенә гариза юлладык. Кыш әле тәмамланмаган, ә бездә инде кар явуның еллык нормасы үтәлде дә, - диде Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Газизов.

Авыл җирлеген төзекләндерү мәсьәләсендә мәгълүм кагыйдәләр бар һәм аларны җирлектә яшәүче һәр кеше үтәргә тиеш. Илдар Зөфәровичның әйтүенчә, кайберәүләр белән уртак фикергә килүе авыр икән. Кайбер машина хуҗалары төнгә үзләренең транспорт чараларын юл читендә калдыралар һәм шул сәбәпле урамнарны яхшылап чистартып булмый. Шулай ук кайбер шәхси йорт хуҗалары да, үз ишегалларындагы карны көрәп, машина юлына чыгарып ташлыйлар. Алар гаебе белән юл тарая һәм автомобильләргә узарга комачаулый.

Исегезгә төшерәбез: түбәдәге карны төшермәгән өчен районның административтехник инспекциясе штраф та сала ала. Вазифалы кешеләргә аның күләме 15 мең сумнан башлана, юридик затларга - 100 мең сумнан, шәхси затларга - 2 мең сумнан.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев