Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татьяна Зеленяк - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Татьяна Зеленяк. Юкка гына мәдәният хезмәткәрләреннән башка планета сагышлы былур иде һәм бәхет тулы булмас иде дип әйтмиләрдер. Тапшыруыбызның бүгенге каһарманы шигырьләр яза,...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Татьяна Зеленяк.

Юкка гына мәдәният хезмәткәрләреннән башка планета сагышлы былур иде һәм бәхет тулы булмас иде дип әйтмиләрдер. Тапшыруыбызның бүгенге каһарманы шигырьләр яза, җырлый, "Ялоневый ряд" ансамбленең сәнгать җитәкчесе. Татьяна Зеленякның барлык эшчәнлеге үзе яшәгән авылда үзешчән сәнгатьне үстерүгә юнәлдерелгән. Ул авылдашларының игътибарын сәнгать һәм күркәм бәйрәмнәргә тарта. Нәкъ менә шундый кешеләр үзләренең күңел җылыларын биреп, дөньяны тагын да матурлыйлар.
Татьяна Зеленяк өч бала өчен бәхетле әни, җиде онык өчен яраткан әби. Шуның өстенә ул гаять зур тормыш тәҗрибәсенә ия. "Иң бәхетле әни һәм әби кеше - ул мин! Һшркемгә әлеге бәхетне телим!",- дип язган ул үзенең "Вконтакте"дагы битендә.

Иҗат тыңгысызлыгы, рәхмәтле тамашачы, тормышта күңелсез көннәрнең аз булуын телибез! Уңашлар, илһам, яңа идеяләр белән янып яшәвен телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев