Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Татспиртпром» эчәргә яраклы су һәм соклар чыгарачак

Компания елны уңышлы тәмамлап, киләчәккә зур планнар кора. «Татспиртпром» Мамадыштагы филиалы базасында эчәргә яраклы су чыгара башларга ниятли. Шулай ук төрле соклар һәм сыра җитештерү проектлары тикшерелә. «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов әнә шулай дип белдерде. Компания социаль проектлар белән дә шөгыльләнә. Шуларның берсе - «Казан» халыкара ат-спорт комплексын...

Компания елны уңышлы тәмамлап, киләчәккә зур планнар кора.
«Татспиртпром» Мамадыштагы филиалы базасында эчәргә яраклы су чыгара башларга ниятли. Шулай ук төрле соклар һәм сыра җитештерү проектлары тикшерелә. «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов әнә шулай дип белдерде. Компания социаль проектлар белән дә шөгыльләнә. Шуларның берсе - «Казан» халыкара ат-спорт комплексын үстерү. 2016 елда биредә бергә-бер көрәш мәйданчыгы һәм футбол кыры булдырылды. Киләчәктә теннис, гольф мәйданчыклары, пейнтбол клубы ачу күздә тотыла. Росстат мәгълүматларына караганда, «Татспиртпром» елны Россиядә тармак лидеры статусын саклаган хәлдә тәмамлый. «Татспиртпром» АҖ директорлар советы рәисе Илдар Халиков 2016 елның 24 октябрендә компанияне «Татарстанда икенче салым түләүче» дип атады. 2016 елда компания 12,3 миллион декалитрдан артык продукция җитештерде. «Татспиртпром» брендлары илнең әйдәп баручы сәүдә челтәрләрендә сатыла. Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, беренче тапкыр Россиядә сату күләмнәре Татарстандагыдан да артып китте. Компания «Арыш мае» челтәрен актив рәвештә үстерә. Казанның Сәлимҗанов урамы, 17 йорт адресы буенча урнашкан кибет-музеенда 9 меңнән артык турист булган. Компания товар ассортиментын елдан-ел киңәйтә, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты арта, барлык кибетләрдә дә яңа касса җиһазлары урнаштырылган, аларның һәммәсе дә ЕГАИСка тоташтырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев