Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның авыл хуҗалыгы үсеш темплары Россиянекеннән ике тапкырга артык

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме ел башыннан 6,5 процентка үскән, Россия буенча әлеге күрсәткеч уртача 3,6 процентны тәшкил итә. Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме ел башыннан 6,5 процентка үскән. Россия буенча әлеге күрсәткеч уртача 3,6 процентны тәшкил итә. Быел республиканың аграр сәнәгать комплексындагы үзгәрешләр турында Татарстанның авыл хуҗалыгы...

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме ел башыннан 6,5 процентка үскән, Россия буенча әлеге күрсәткеч уртача 3,6 процентны тәшкил итә.
Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме ел башыннан 6,5 процентка үскән. Россия буенча әлеге күрсәткеч уртача 3,6 процентны тәшкил итә.
Быел республиканың аграр сәнәгать комплексындагы үзгәрешләр турында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә нигезләнеп, "Агробук" фермерлар һәм агробизнес вәкилләренең һөнәри челтәре хәбәр итә.
Министр Татарстанда барлык категориядәге хуҗалыклар эшләп чыгарган авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 184,2 миллиард сумны тәшкил итүен искәртә. Үткән 9 айда җитештерү индексы - 106,5 процент булган. Ел азагына министрлык үткән елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 105,2 процентка үсеш фаразлый. Бу да Россия буенча уртача күрсәткечтән барыбер югарырак булачак (Россия буенча уртача күрсәткеч 3,2 процент күләмендә фаразлана).
Марат Әхмәтов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы үсешенә быел бодай уңышының югары булуы (1,3 тапкырга артыграк), шикәр чөгендере (14 процентка), ит (3,7 процентка) һәм сөт (1,3 процентка) җитештерүләре артуы йогынты ясаган.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең табышы 8 процентка арткан, декабрь азагына кадәр әлеге күрсәткеч ике тапкырга артырга мөмкин. Министрлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быел 100 миллиард сум акча эшләр дип фаразлый. Бу - үткән елгыга караганда 17 миллиард сумга күбрәк.
татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев