Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда тулаем төбәк продукты үсеш кичерә — икътисад министры урынбасары

Киләсе елда республикада хезмәт хакы һәм хезмәт эшчәнлеге дә артыр дип фаразлана. Агымдагы елда Россиядә тулаем төбәк продукты 0,6 процентка кимегән. 2015 елда әлеге күрсәткеч 3,7 процент булган. Татарстанда исә бу юнәлештә уңай үсеш күзәтелә. Республикада тулаем төбәк продукт быел 102,5 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының...

Киләсе елда республикада хезмәт хакы һәм хезмәт эшчәнлеге дә артыр дип фаразлана.
Агымдагы елда Россиядә тулаем төбәк продукты 0,6 процентка кимегән. 2015 елда әлеге күрсәткеч 3,7 процент булган. Татарстанда исә бу юнәлештә уңай үсеш күзәтелә. Республикада тулаем төбәк продукт быел 102,5 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Палевин хәбәр итте. Утырыш барышында Татарстан Республикасының 2017 елга һәм 2018, 2019 еллар планлы чорына бюджет проекты каралды.
Бу ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда тулаем төбәк продукты 1 трлн 929 млрд сум тәшкил итәр һәм 102,3 процент үсештә булыр дип фаразлана. 2017-2019 елларда тулай төбәк продукты үсеше 103,1-104,2 процент булыр дип көтелә.
2017, 2018 һәм 2019 елларга фаразлама күрсәткечләр нефтьнең еллык уртача бәясеннән чыгып барреле 40 АКШ доллары исәбеннән санап чыгарылган. Фаразлама буенча, доллар курсы 2016 елда 67 сумнан 2019 елда 64 сумга кадәр төшәчәк.
"Гыйнвар - август нәтиҗәләре буенча Татарстанда тулаем төбәк продукты үсеш темпы 102,5 процент тәшкил итте, сәнәгать җитештерүе индексы - 103,4 процент, файдалы казылмалар чыгару - 104 процент. Эшкәртү производстволарында үсеш тәэмин ителде", - диде министр урынбасары.
Олег Палевин сүзләренчә, төбәк тулаем продукты үсешенә авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм төзелеш уңай йогынты ясый. Моннан тыш, ул "Иннокам" проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә республикада 9 мең эш урыны булдырылачагын һәм инвестицияләр күләменең якынча 9 млрд сум булачагын да билгеләп үтте.
Моннан тыш, Олег Палевин хезмәт хакы үсешен дә фаразлады. Аның сүзләренчә, киләсе елда хезмәт хакы үсеше 105 процент тәшкил итәчәк. Хезмәт җитештерүчәнлеге исә 106,7 процент булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев