Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда трассада өшеп торучылар коткарылды

Зыян күрүчеләрнең автомобильләре ватылган булган. Мамадыш районында 5нче зона эзләү-коткару отряды трассада туңып торучы дүрт кешене коткарды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Әлеге хәл кичә кич М7 трассасының 965нче километрында булган. 11нче модельле «Лада» машинасы ватылу сәбәпле 58 яшьлек ир-ат, 32...

Зыян күрүчеләрнең автомобильләре ватылган булган.
Мамадыш районында 5нче зона эзләү-коткару отряды трассада туңып торучы дүрт кешене коткарды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Әлеге хәл кичә кич М7 трассасының 965нче километрында булган. 11нче модельле «Лада» машинасы ватылу сәбәпле 58 яшьлек ир-ат, 32 яшьлек хатын-кыз, 9 яшьлек кыз белән 5 яшьлек малай юлда чак кына туңып үлмиләр. Коткаручылар ярдәмгә килеп, аларны якындагы кунакханәгә илтеп куйганнар.
татар-информ
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев