Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда поезд өч кешене бәрдергән

Бүген бертөркем Россия матбугат чаралары иртәнге 4.30 сәгатьтә Коркачык станциясендә пассажир поезды ике ир-атны һәм бер хатын-кызны бәрдергән дигән хәбәр таратты. Биектау районы гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр итүенчә әлеге аянычлы хәл Арча районы Буҗа авылы тирәсендә 850 км станциясендә булган. Поезд рельслары буенча эшкә дип барган өч кеше дә...

Бүген бертөркем Россия матбугат чаралары иртәнге 4.30 сәгатьтә Коркачык станциясендә пассажир поезды ике ир-атны һәм бер хатын-кызны бәрдергән дигән хәбәр таратты.

Биектау районы гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр итүенчә әлеге аянычлы хәл Арча районы Буҗа авылы тирәсендә 850 км станциясендә булган.
Поезд рельслары буенча эшкә дип барган өч кеше дә алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Тәүлекнең әлеге вактытында бары тик каршыга гына поездлар булуына күнеккән кешеләр, арттан йөк поезды килгәнен абайламый калалар. Йөк поезды машинисты рельсларда кешеләрне күргәч тормозга баса, тик туктап бетә алмый һәм аянычлы хәл килеп чыга.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев