Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда «Кышкы каникуллар» чарасы узачак

Агымдагы елның 26 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Биектау районы территориясендә дә киң масштаблы “Кышкы каникуллар” дигән балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрелә.

Быелның 11 аенда юлларда балалар катнашында 379 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 11баланың гомере өзелде, 400 бала төрле дәрәҗә имгәнүләр алды. Аеруча балаларны транспортта йөрткәндә килеп чыга торган аварияләр белән хәл киеренке тора. Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләренә караганда, барлыгы 6 пассажир бала һәлак булды. Шуңа күрә, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан, “Кышкы каникуллар”  чарасы вакытында балалар күп була торган урыннарда рейдлар үткәреләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы яшь җәяүлеләр дә ЮХИДИ инспекторлары игътибарыннан читтә калмаячак.

ЮХИДИ инспекторлары белән бергә яшь юл инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, “Әти-әниләр патруле”, “Әтиләр патруле” кебек инициатив төркемнәрнең, “Россия укучылары хәрәкәте” җәмәгать оешмасы әгъзалары да эшләячәк. Кагыйдәләрне бозу турындагы мәгълүматлар укучыларның уку урыннарына җибәреләчәк. Бу алга таба алар белән профилактик эш алып бару өчен кирәк. Полиция хезмәткәрләре районның мәгариф учреждениеләрендә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмәләр алып барачак,  автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда тематик лекцияләр уздырачак.
Көн кыскару, катлаулы һава шартларында Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы һәм сак булырга, яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга чакыра.

Алсу САФИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев