Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда булган юл һәлакәтендә хатын-кыз вафат булган (+ФОТО)

Җиңел машина йөртүче юлда йокыга киткән. Балык Бистәсе районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә бер хатын-кыз вафат булган дип хәбәр иттеләр Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Фаҗига 27 февраль көнне М7 трассасының 888 чакрымында сәгать икедә булган. Һәлакәт турында хәбәр 112 ашыгыч хезмәткәрлек чакырту номерына килгән. Татарстан Республикасы...

Җиңел машина йөртүче юлда йокыга киткән.
Балык Бистәсе районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә бер хатын-кыз вафат булган дип хәбәр иттеләр Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Фаҗига 27 февраль көнне М7 трассасының 888 чакрымында сәгать икедә булган. Һәлакәт турында хәбәр 112 ашыгыч хезмәткәрлек чакырту номерына килгән.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәтен саклау буенча дәүләт инспекциясе идарәсе"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, хатын-кыз куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Шулай ук "Тойота" машинасының 57 яшьлек йөртүчесе рульдә йокыга киткән, һәлакәтнең сәбәпчесе шул булган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев