Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 30 градуслык салкыннар көтелә

Аязганда аерым урыннарда 35 градуска кадәр суык булачак. Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада бик суык булуы турында кисәтү таратты. Синоптиклар фаразлаганча, 8 гыйнварга каршы төндә һәм көндез республиканың көньяк яртысында һава температурасы 9-14 градус, төньягында 15-20 градус салкын була, аязганда 25 градуска кадәр җитә. Казанда 18-20, аязганда...

Аязганда аерым урыннарда 35 градуска кадәр суык булачак.
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада бик суык булуы турында кисәтү таратты. Синоптиклар фаразлаганча, 8 гыйнварга каршы төндә һәм көндез республиканың көньяк яртысында һава температурасы 9-14 градус, төньягында 15-20 градус салкын була, аязганда 25 градуска кадәр җитә. Казанда 18-20, аязганда 23 градуска кадәр салкын була.
9 гыйнварда исә республиканың көньягында17-23 градус суык була, төньяк районнарда - 24-29 градуска, төнлә аязганда - 32 градуска кадәр. Казанда төндә 25-27, урыны белән 29 градуска кадәр салкын була, көндез - 23-25 градускача.
10 гыйнварда төнлә һава температурасы 24-29, түбән урыннарда аязганда 30-35 градуска кадәр җитә, көндез 15-20 градус, көнчыгыш районнарда 24 градуска кадәр суык фаразлана. Казанда төнлә термометр баганасы 27-29, урыны белән 33 градуска кадәр төшә, көндез салкыннар 16-18 градустан артмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев