Татарстан юлында һәлакат: үлүчеләр бар (ВИДЕО)
Татарстанның Әлмәт районы территориясендә, Бишмунча авылы тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. «Фольксваген Поло» һәм 13 нче модель«Лада» кара-каршы бәрелешкән. Ике кеше үлгән дип хәбәр ителә. Юл-транспорт һәлакәтен күргән кешеләр һәлакәткә һава шартларының начар булуы һәм юлларда бозлавык булу сәбәпче булырга мөмкин дип белдерәләр. Авариянең нечкәлеләрен хәзерге вакытта ачыклыйлар.
Татарстанның Әлмәт районы территориясендә, Бишмунча авылы тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев