Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан трассасында биш автомобиль бәрелешкән - фото

Юл-транспорт һәлакәте йөк машинасын йөртүчеләрнең берсе ремонтка туктаган фураны күрмәү аркасында килеп чыккан. Кичә көндез Татарстанның Югары Ослан районында трассада биш автомобиль бәрелешкән дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Трассаның 759 нчы чакрымында «Интернационал» йөк машинасының 52 яшьлек йөртүчесе ремонтка туктаган фураны алдан күрмәгән. Һәлакәт...

Юл-транспорт һәлакәте йөк машинасын йөртүчеләрнең берсе ремонтка туктаган фураны күрмәү аркасында килеп чыккан.
Кичә көндез Татарстанның Югары Ослан районында трассада биш автомобиль бәрелешкән дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Трассаның 759 нчы чакрымында «Интернационал» йөк машинасының 52 яшьлек йөртүчесе ремонтка туктаган фураны алдан күрмәгән. Һәлакәт сигнализациясен һәм авария билгесен соң күреп алган һәм ашыгыч рәвештә тормозга баскан.

Аның артыннан килгән «Газель», «Шевроле Нива» һәм «Рено» йөк машинасы шулай ук туктарга өлгермәгән һәм бер-берсенә бәрелешкәннәр.

Реклама

Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгән, алар автомобильләрдә ут чыкмасын өчен аккумляторларын өзгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Якынча мәгълүматлар буенча юл һәлакәтендә "Газель"нең 60 яшьлек пассажиры зыян күргән, ул Казанның 12 нче хастаханәсенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев