Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районында булды

21 нче августта Биектау районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Парламент башлыгы район буйлап сәяхәтен Чыпчык урта белем мәктәбен, аның музеен, спорт мәйданчыгын караудан башлады. Ул педагоглар коллективының балаларга белем генә түгел, ә бәлки хезмәт тәрбиясе дә бирүне дә максат итеп куюларын югары бәяләде....

21 нче августта Биектау районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Парламент башлыгы район буйлап сәяхәтен Чыпчык урта белем мәктәбен, аның музеен, спорт мәйданчыгын караудан башлады. Ул педагоглар коллективының балаларга белем генә түгел, ә бәлки хезмәт тәрбиясе дә бирүне дә максат итеп куюларын югары бәяләде.

Үзәк мәдәният йортында район активы белән очрашу вакытында Фәрит Мөхәммәтшин республикада төрле-төрле утызлап программаның, шул исәптән авылның социаль инфраструктурасын, кече агробизнесны үстерүгә юнәлтелгән программаларның тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

Шушы ук көнне халык җыены да булды. Район кешеләре яңа район поликлиникасы, Сәнгать йорты төзү, кечкенә авылларга газ уздыру зарурлыгы булуын аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев