Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ЯҢАРТЫЛГАН ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫ КЕРТЕЛӘ

2012 елның 25 июнендә гамәлгә кергән Федераль закон белән салым салуның патент системасы кертелә һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан Россия Федерациясе Салым кодексының 346.25.1 статьясында каралган патент нигезендә гадиләштерелгән салым салу системасын куллану туктатыла. № 94-ФЗ закон басылып чыккан вакыттан (25.06.2012) патентлар 2012 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булу срогы белән...

2012 елның 25 июнендә гамәлгә кергән Федераль закон белән салым салуның патент системасы кертелә һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан Россия Федерациясе Салым кодексының 346.25.1 статьясында каралган патент нигезендә гадиләштерелгән салым салу системасын куллану туктатыла.
№ 94-ФЗ закон басылып чыккан вакыттан (25.06.2012) патентлар 2012 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булу срогы белән бирелә. Гамәлдә булу сроклары 2013 елның 1 гыйнварыннан соң тәмамлана торган элек бирелгән патентлар 2012 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә була. Аларның бәясе патентның гамәлдә булу вакытының фактик дәвәмлылыгына нигезләнеп яңадан исәпләнергә тиеш. Бу уңайдан салым органнары патент бәясен яңадан исәпләргә тиешләр.
№ 94-ФЗ законы нигезендә кертелгән югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр аркасында патент бәясе үзгәрәчәк, шуңа күрә беренче срок буенча түләү бәясен яңадан исәпләү зарур. Бу уңайдан килеп чыккан артык түләү патентның калган бәясе хисабына күчерелергә тиеш.
Кодексның 346.25.1 пункты нигезендә патент бәясенең калган өлешен түләү салым түләүче тарафыннан патент алынган чор тәмамланган көннән соң 25 календарь көннән дә соңга калмыйча башкарыла. Әлеге очракта патентның гамәлдә булуының тәмамлану датасы 2012 елның 31 декабре булачак. Шул рәвешле, патентның бәясенең калган өлешен түләү срогы - 2013 елның 25 гыйнвары.
Шәхси эшмәкәр патентның бюджетка артык түләнгән бәясенең суммасын кире кайтарырга яки башка салымнар түләү хисабына, аерым алганда, Кодексның 78 статьясында каралган тәртиптә яңа патент буенча бәяне түләү хисабына күчерергә хаклы.
2013 елның 1 гыйнварыннан салым түләүнең патент системасын кулланырга планлаштыручы шәхси эшмәкәрләр 2012 елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча патент алу турында гариза бирергә тиешләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X