Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районында булды. Рөстәм Миңнехановның районга килүнең төп сәбәбе- райондагы бәрәңге җыюның барышы белән танышу. Президент шулай ук "Бөреле" ЯАҖ җирләрендә үстерелүче кәбестә кырларында да булды. Рөстәм Нургалиевич районда нинди президент программалары эшләп килү турында да кызыксынды. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин президент программаларының...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районында булды.

Рөстәм Миңнехановның районга килүнең төп сәбәбе- райондагы бәрәңге җыюның барышы белән танышу. Президент шулай ук "Бөреле" ЯАҖ җирләрендә үстерелүче кәбестә кырларында да булды.

Рөстәм Нургалиевич районда нинди президент программалары эшләп килү турында да кызыксынды. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин президент программаларының барсында да диярлек катнашырга тырышуларын әйтеп китте. "Районда президент программаларының бик күбесе уңышлы гына эшләп килә: яңа йортлар төзелә, төрле корылмаларга капиталь ремонт ясала, Фельдшер- акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары ачыла, мәктәпләр, балалар бакчалары сафка баса ", - диде ул.

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Биектау районында урып-җыю эшләре тәмамланган чорда, август аенда гына килеп киткәнлеген әйтеп үтте. "Быелгы уңыш башка елларга караганда районда күпкә яхшырак булды. Бу, беренче чиратта узган көз аенда җирләрнең яхшы эшкәртелүе белән бәйле. "Бөреле" җәмгыятенең дә кырларыннан күренә бу. Икенче елга да мул уңыш алырга теләсәк, бу ел да көздән җирне әйбәтләп эшкәртергә, тирән итеп сукалап, икенче елга әзерләп куярга кирәк ",- дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев