Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан - халыкның табышы кимемәгән аз санлы төбәкләрнең берсе - Росстат

Татарстан бу күрсәткечне төшермәгән аз санлы төбәкләр исемлегендә калган. Росстат Россиянең күпчелек төбәкләрендә халыкның кереме кимүе турында белдерде. Татарстан бу күрсәткечне төшермәгән аз санлы төбәкләр исемлегендә кала алган. Халыкның саф табышы кимү, Татарстан Республикасыннан кала, Үзәк федераль округка, Краснодар краена, Төньяк Кавказка һәм Кырымга кагылмаган, дип яза "ТАСС" Росстат тикшеренүләре...

Татарстан бу күрсәткечне төшермәгән аз санлы төбәкләр исемлегендә калган.
Росстат Россиянең күпчелек төбәкләрендә халыкның кереме кимүе турында белдерде. Татарстан бу күрсәткечне төшермәгән аз санлы төбәкләр исемлегендә кала алган.

Халыкның саф табышы кимү, Татарстан Республикасыннан кала, Үзәк федераль округка, Краснодар краена, Төньяк Кавказка һәм Кырымга кагылмаган, дип яза "ТАСС" Росстат тикшеренүләре мәгълүматларына сылтама белән.

"2016 елның ярты елында Россия төбәкләрендә саф керем кимүе күзәтелде, аның белән бергә халыкның куллану мөмкинлеге дә. Кайбер төбәкләрдә сәнәгать җитештерүе һәм җәлеп ителгән инвестицияләр күләмен киметү вазгыятенә юл куелмады", - диелгән тикшеренүләрдә.

Шулай ук 2015 елның беренче ярты елы белән чагыштырганда, торак төзү күләме 9 процентка кимү билгеләп үтелә, Россиянең 54 төбәгендә күрсәткечләр төшкән. Татарстанда тискәре динамика 2 - 7 процент тәшкил итә.

Элек хәбәр ителгәнчә, россиялеләрнең саф табышлары өченче ел рәттән кими, мондый хәл 2008, 1998 елда да күзәтелмәгән булган. Элеккеге финанс министры Алексей Кудрин Санкт-Петербургта узган халыкара икътисади форумда шундый фикер белдергән.

Элегрәк Росстат 2016 елның июль аеның икенче атнасы буенча мәшгульлек проблемаларын тикшергән. Статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, 2016 май-июнь айларында Татарстанда эшсезлек буенча уртача күрсәткеч 3,9 процент тәшкил иткән, бу Россия буенча уртача күрсәткечтән 1,6 процентка түбәнрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев