Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан халыкның финанслар буенча белемен күтәрүгә 325 млн сум акча сарыф итәчәк

Казан федераль университетында ТР Финанс грамоталылыгы үзәге булдырылачак. Татарстан Министрлар Кабинеты 2016-2018 елларда халыкның финанс мәсьәләсендә грамоталылыгын күтәрү һәм республикада шушы өлкәдә белем бирүне үстерү программасын раслады. Программаны тормышка ашыруга 325,4 млн сум акча каралган. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган күрсәтмәдә әйтелгән. Өч елда федераль бюджет 148 млн...

Казан федераль университетында ТР Финанс грамоталылыгы үзәге булдырылачак.
Татарстан Министрлар Кабинеты 2016-2018 елларда халыкның финанс мәсьәләсендә грамоталылыгын күтәрү һәм республикада шушы өлкәдә белем бирүне үстерү программасын раслады. Программаны тормышка ашыруга 325,4 млн сум акча каралган. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган күрсәтмәдә әйтелгән.

Өч елда федераль бюджет 148 млн сум акча бүлеп бирә, тагын 113,1 млн сумы республика бюджетыннан карала, 64,2 млн сумы - бюджеттан тыш чыганаклардан. Быел гына да программага 85,6 млн сум акча сарыф ителәчәк, киләсе елда - 156,7 млн сум, 2018 елда - 83 млн.

Программаны исә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән республиканың Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге эшләгән.

Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, татарстанлыларның финанс продуктларын алганда "риск - табышлылык" нисбәтен аңлый торган өлеше 50 процентка, кризислы вазгыять чыга калганда "финанс буферы" булу мөһимлеген аңлаучылар 40 процентка артырга тиеш дип карала. Электрон хезмәтләрдән файдаланучылар 55 процентка җитәр дип көтелә.

Программа буенча, Казан федераль университетында ТР Финанс грамоталылыгы үзәге булдырылачак. Ул үзәк финанс өлкәсендә белемнәрне күтәрү планын тормышка ашырырга тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев