Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар Әйшәсе авылында мемориал ачылды

Бөек Ватан сугышында башларын куйган каһарман авылдашлары истәлегенә Татар Әйшәсе авылында яңа мемориал ачылды. Кечкенә генә Татар Әйшәсе авылы сугыш чорында яу кырына үзенең 200дән артык улын озата. Шуларның 80 нән артыгына туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп булмый.

Татар Әйшәсе халкы мемориал ачу вакыйгасын озак көтте. Берничә ел рәттән мемориалны ачу кичектерелеп килде. 4 елдан соң мемориал тулысынча әзер булды. Ватан сугышында һәлак булганнар белән хәбәрсез югалганнарның исемнәрен хәтер һәм күңел тирәнлегеннән табып мәңгеләштерү иде бу. Мемориал ачу тантанасына авыл халкы һәлак булган туганнары портретларын тотып килде. Иң беренчеләрдән булып тантанага җыелган халыкны Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сәламләде. Район хәрби комиссары Александр Найдёнов та халык алдында сүз тотты.

Тантананы Җиңү көненә багышланган мини-парад дип тә Татар Әйшәсе авылында мемориал ачылды әйтеп булыр иде. Чөнки чара 9 май сценарие буенча оештырылган иде. Халык алдыннан, иң элек, хәрби техника парады узды.

“Безнең бабайлар менә шундый машиналарда сугышның башыннан ахырына кадәр туган җирне саклады. Ул бик әйбәт техника, заманча машиналардан бераз акрынрак йөрүе белән генә аерылып тора”, - ди Рифат Гарипов. Хәрби техниканы мемориал ачу тантанасына Әфган сугышы ветераны Александр Гнедин алып килгән. Әлеге чараны башлап йөргән Ришат Нургалиевнең сугышчан дусты ул. Хәрби техника руле артында да Ришатның сугышчан дуслары иде.

“Хәтер мемориалы ачу турында күптән хыялланган идек инде, - ди Биектау районы Әфган сугышчылары җәмгыяте җитәкчесе Ришат Нургалиев. - 3-4 ел инде шушы эштә барыбыз да кайнадык. Яу кырыннан кайтмаган авылдашларның исемнәрен мәңгеләштерәсе килде. Бүген күңел сөенә, матур итеп башкарып та чыктык”.

Бәйрәм барышында да күңелләрне нечкәртеп, күзләрне мөлдерәмә иткән мизгелләр булды. Сценарий буенча 1941 елның июнь аенда Татар Әйшәсе авылы халкы типсә тимер өзәрдәй ирегетләрен сугыш кырына - Ватанны немец-фашист илбасарларыннан сакларга озата. Моннан 80 ел элек булган вакыйгалар халык хәтерендә кабат яңара.

“Сугыш” - биш кенә хәрефле, кыска гына сүз. Әмма күпме күз яше, миллионлаган үлем, кайгыхәсрәт, хәрабәләрне үзенә туплаган ул. Тылда калган авылдашларыма да җиңел булмаган. Хатын-кызлар окоплар казыган, урман кискән, 40 градуслы җан өшеткеч салкыннарда тимер юлда эшләгән”, - дип искә ала Татар Әйшәсендә гомер итүче Лениза Галиева.

Тантанага килгән һәркемнең кулында сугыш кырында һәлак булган, яу кырыннан исән-имин кайтып та, авыр яралардан үлеп киткән туганнары, якыннары фотолары иде. Әйтерсең, фотолардан исән якташлары карап тора, алар да авылдашлары белән мемориал ачылу шатлыгын уртаклаша сыман. Үлемсез полк акциясенең бер авыл киңлегендәге күренеше иде ул. Мемориалга Татар Әйшәсе авылының сугышта катнашкан барлык ир-егетләренең исемнәре уелган.

Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мемориал ачуда башлап, оештырып йөргән һәркемгә үзенең тирән рәхмәтен җиткерде. Район җитәкчесе Биектау районы Әфган сугышчылары җәмгыятен җитәкләүче Ришат Нургалиевны “Биектау районы алдындагы казанышлары өчен” алтын күкрәк билгесе белән бүләкләде.

Бәйрәмгә килгән кунакларны солдат боткасы, кайнар чәй белән сыйладылар. Соңыннан авыл халкы алдында Татарстанның сәнгать әһелләре, күренекле артистлар Филүс Каһиров, Фән Вәлиәхмәтов, Фидарис Мортазиннар чыгыш ясады.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев