Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча ТАТАР 4.0 бәйгесе игълан ителде

Иң яхшы мәкалә язучыларга акчалата бүләк биреләчәк.

ТАТАР 4.0 дип аталган татар халкы белән бәйле истәлекле урыннар, шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча тематик бәйге игълан ителгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Сәләт ВикиМәктәбе" җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов хәбәр итте.

Конкурста Татар Википедиясендә теркәлгән һәркем катнаша ала. Барлыгы дүрт номинация тәкъдим ителгән: Татарстанның истәлекле урыннары турында мәкаләләр; танылган татар сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре турында мәкаләләр; Татарстан һәм татарлар тарихыннан бер вакыйга турындагы мәкаләләр.

 "Дүртенче номинация "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында үткәрелә,  яхшы мәктәп командасы дип атала. Укучылар команда белән Татар Википедиясендә теркәлеп, мәкаләләрен җибәрергә тиеш була", - диде Тимерхан Шәйхетдинов.

"Без, Википедия җәмгыятенең татар телле катнашучылары, бәйгене Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә оештырдык. Төп шарт - һәрбер катнашучы фәкать бер хисап язмасыннан гына катнаша ала", - диде ул.

Реклама

Бәйге 2019 елның 21 февраленнән 15 апреленә кадәр үткәрелә. Мәкаләләрне җибәрү өчен, https://tt.m.wikipedia.org/wiki/Проект:Татар_4.0 сайтында теркәлү сорала.

Иң яхшы дип табылган мәкалә язучыга 20 мең күләмендә акча бирелә, дүртенче номинациядә исә, иң яхшы ун мәктәп төркеме сайлап алынып, 10 мең сум акча тапшырылачак.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181207/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев