Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ташуга каршы чаралар

Бу дүшәмбедә район активы катнашында узган башкарма комитет утырышында сүз су ташуга каршы чаралар турында да барды. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Владимир Ковтун игътибарны якын араларда авыл җирлекләре һәм район службалары язгы ташуга каршы башкарырга тиешле чараларга юнәлдерде. Әлеге...

Бу дүшәмбедә район активы катнашында узган башкарма комитет утырышында сүз су ташуга каршы чаралар турында да барды.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Владимир Ковтун игътибарны якын араларда авыл җирлекләре һәм район службалары язгы ташуга каршы башкарырга тиешле чараларга юнәлдерде. Әлеге чаралар арасында су баса торган урыннарда даими җыелып торучы эрегән кар суларын агызып җибәрү, җирлек автоюлларындагы яңгыр-кар суларын агызу торбаларын чистарту, корылмаларның гидротехник торышын һәм мотопомпаларның төзеклеген тикшерү. Коммуналь службалар 30 мартка кадәр эчә торган суны зарарсызландыру өчен хлорлы известь запасын булдырырга тиеш. Автоюлларда су җибәрү торбаларын, яңгыр-кар суларын агызу каналларын чистарту зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев