Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тарихны кешеләр яза, ә архивчылар саклый

Биектау районының муниципаль хезмәткәрләре үзләренең хезмәт бурычларына бәйле төп вазифаларын гына башкарып калмыйлар, алар бәйгеләрдә катнашырга да вакыт табалар. Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты архив хезмәткәрләре өчен конкурс оештырган иде. Безнең районнан анда Евгения Денисова катнашты.

Евгения Денисова 15 елдан бирле Биектау районы башкарма комитетында эшли. Һәр нәрсәгә уңай карашлы, елмаеп сөйләшүче белгеч башкалар күңелендә дә матур тәэсирләр калдыра. Эшен җиренә җиткереп башкарырга да аңа тормышны яратуы ярдәм итәдер. Евгения Михайловнага берьюлы өч эш йөкләнгән, шуларның берсендә архив документлары өчен җаваплылык та күздә тотыла. Шуңа күрә Биектау районыннан “Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы” исемен яулау өчен көрәшүне дә нәкъ менә аңа ышанып тапшырганнар. Ә ул, үз чиратында, җиңү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышкан.

- Конкурс өч этапта узды. Беренче этап - видеопрезентация, икенчесе - тестлар узу, ә өченчесе - гамәли әзерлек. Монысында без команда составында эшләдек. Табигый, без гомумкоманда урыны өчен көрәштек, ә инде барлык бәяләүләрне исәпләү нәтиҗәсе буенча кемнең иң яхшысы булуы ачыкланды. Менә шулай мин иң яхшысы булып чыктым, - дип сөйләде Биектау районы башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе Евгения Денисова.

Конкурс таләпләре һәм шартл а р ы б е л ә н т а н ы ш к а н н а н соң нәтиҗәнең уңышлы булачагына мәкаләбез героеның хезмәттәшләрендә бернинди шик тә калмый. Алар барлык этапларда да үзләренең җитәкчеләренә көч биреп торалар. Ирешелгән уңышка да беренчеләрдән булып алар шатланалар.

Реклама

- Мин Евгениягә башта ук бөтенесе дә әйбәт булачак, дип әйттем. Аның уңышка ирешәчәген алдан ук белеп тордым. Ул мактаулы беренче урынны алгач, без бөтен коллективыбыз белән бик сөендек. Ни дисәң дә, бу бит бик күләмле, дәрәҗәле конкурс, - диде Биектау районы башкарма комитетының баш белгече Әдилә Фазылҗанова.

Конкурс бөтен республикадан җыелган архивчыларны бергә туплап, һөнәри осталыкны күрсәтү өчен төп мәйданчыкка әверелгән. Шунлыктан җиңүгә ирешү бик җиңелләрдән булмаган. Финал этабында 30лап кеше катнашкан. Әле мондый форматтагы бәйге беренче тапкыр уздырылган, әмма тәҗрибәнең уңышлы булуыннан чыгып, аны уздыруны традициягә әверелдерергә кирәк, дигән карар кабул ителгән. Ә Евгения Денисова, документлар тарихын саклап, шундый дәрәҗәле конкурсның беренче җиңүчесе буларак, үз исемен тарихка мәңгегә кертеп калдырды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев