Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тамыры нык булганнар җиңә

Данил Галиев - тумышы белән Биектау районының Татар Әйшәсе авылыннан. Россиядә 8 тапкыр, Татарстанда 13 тапкыр чемпион исемен яулаган, көрәш буенча атказанган спорт мастеры, данлыклы көрәшче. Аның истәлегенә "Биектау" спорт комплексында көрәш буенча Республика ярышлары узды һәм Биектау көрәшчеләре анда иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Бары тик ике үлчәү категориясендә генә...

Данил Галиев - тумышы белән Биектау районының Татар Әйшәсе авылыннан. Россиядә 8 тапкыр, Татарстанда 13 тапкыр чемпион исемен яулаган, көрәш буенча атказанган спорт мастеры, данлыклы көрәшче. Аның истәлегенә "Биектау" спорт комплексында көрәш буенча Республика ярышлары узды һәм Биектау көрәшчеләре анда иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Бары тик ике үлчәү категориясендә генә пьедесталда алар булмады. Гомумкоманда зачетында Биектау районы командасы, 1 нче урынны яулап, тагын бер тапкыр иң яхшысы булды.

13 команда, 104 катнашучы. Көрәш аларның һәркайсы өчен спорт кына түгел, ә бәлки яшәү рәвеше.

Булат Фәхриев көрәш белән 7 яшеннән бирле мавыга. Үсмер өчен бу - гомеренең яртысы. Хәзер инде ул 55 килограммлы үлчәү категориясенә җиткән. Беренче әйләнештә ул саф җиңүгә ирешкән. Көрәш - минем яшәү рәвешем, ди. Холык ныгый, спорт даими үсеш таләп итә.

- Көрәшчеләрне кызлар да ярата, - дип елмая Булат.

Монысы көрәш буенча үсмерләр арасында Биектау районында уза торган Республика бәйгесенең икенчесе инде. Сүз уңаеннан халыкара күләмдәге ярышларның 23 ел дәвамында Данил Галиевнең икенче туган илендә - Түбән Камада узуын әйтеп китү дә урынлы булыр.

Келәмдә батыр исемен яулау өчен 50-80 килограммлы 7 үлчәү категориясендә 15-17 яшьлек 104 катнашучы көч сынашты. Кискен көрәшне турнирның мактаулы кунаклары - Данил Галиевнең гаиләсе: хатыны һәм уллары күзәтте.

Татар халкының "ир баш булса, хатын - муен" дигән мәкале бар. Данил Юныс улының зур җиңүләрендә хатыны Ризәлә тырышлыгы белән корылган җылы гаилә учагы да зур урын алып тора.

- Бик җиңел булмады инде. Әле балалар кечкенә. Данил гел әзерләнүдә һәм ярышларда, - дип исенә төшерде Ризәлә Галиева. - Без аңа һәрчак ярдәм итәргә, аңларга тырыштык. Иң беренче өйдә тынычлык булуы мөһим бит.

Данил Галиевнең уллары һәм оныклары әтиләре һәм бабаларының данлы традицияләрен дәвам иттерәләр. Көрәш үк булмаса да, алар спортның ир-атлар гына булдыра ала торган төрләре белән шөгыльләнәләр. Оныклары хоккейга өстенлек биргәннәр, ә бу исә бары тик көчле рухлылар шөгыле. Фәнис Галиевнең олы улы Түбән Кама шәһәренең "Реактор" командасында уйный. Кечесе үзен "Биектау-2005" хоккей командасында сыный.

Район күләмендәге мөһим вакыйгада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул үзе дә әллә ничә тапкыр абсолют батыр калган кеше. Спорт холыкны чыныктыра, дигән фикердә. Ул барлык җиңүчеләргә дә хөрмәт белән карый. Рөстәм Галиулла улы бу турыда котлау чыгышында сөйләде, ә аннары кунаклар белән бергә Данил Юныс улының бюстына чәчәкләр куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев