Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Талант һәм репертуар – уңыш серләре

«Созвездие-Йолдызлык 2020» фестиваленең төбәк этабында җиңүчеләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Зона этабында җиңгән һәр бала республика турына үткән иде. Әмма корнавирус белән бәйле сәбәпләр аркасында фестивальнең республика туры кичектерелергә мәҗбүр булды. Яшь талантлар төшенкелеккә бирелми. Алар дистанцион режимда үзләренең осталыкларын үстерә. Бүген без тагын бер яшь артист - Евгения Артемьева турында сөйләргә булдык. Евгения - җырчы. Әмма ул җыр сәнгате белән генә чикләнеп калмый - фортепианода һәм гитарада уйный, спорт белән шөгыльләнә, кул эшләренә өйрәнә.

- Мин рәсем ясарга яратам. Рәсемнәрем күп инде. Аларның һәрберсе турында сәгатьләр буена сөйли алам. Үземнең яраткан п е р с о н а ж л а р ы м н ы ң һ ә р б е р с е н р ә с е м г ә төшерәм, - ди «Созвездие-Йолдызлык 2020» ф е с т и в а л е н е ң з о н а бәйгесендә җиңеп чыккан Евгения Артемьева.

Евгениянең һәр көне минутлап бүленгән. Аның әнисе әйтүенә караганда, Евгения өйгә иң соң кайтучыларның берсе икән. Аңларга була, укуда да гел «5» ле билгеләренә генә укып, иҗат, спорт белән дә шөгыльләнеп, аның йокларга гына вакыты кала. Быел Евгения 11 нче сыйныфны тәмамлый. Алда аны имтиханнар көтә. Әлбәттә инде, югары уку йортына керергә хыяллана ул. Аның максаты - телләр өйрәнү. Инглиз теле буенча Евгения район олимпиадасында җиңеп чыга һәм республика олимпиадасында призер исеменә лаек була. Чит телләрне генә түгел, татар телен дә өйрәнә рус кызы. Тормышта барысы да кирәк була дигән принцип белән яши ул. Спортның да үзенчәлекле төрләре җәлеп итә аны. Җәядән ату, велоспорт - аның яраткан спорт төрләре. Үзенең беренче тапкыр сәхнәгә чыгуын Евгения хәтерләми дә инде. Чөнки бик кечкенә була ул чакта. Җырга мәхәббәте үсә төшкәч барлыкка килә. 2017 елда ул Гөлнара Галиуллина классына килә. Остазын бик хөрмәт итә ул. Шул вакыттан башлап Евгения сәхнәдән төшми җырлый. Һәр бәйгедә б е р е н ч е у р ы н н а р н ы гына алып килә. «Созвездие-Йолдызлык» аның өчен иң мәртәбәле проект. 2017 елда ул әлеге фестивальдә беренче тапкыр гына катнаша. 2018 елда да җиңү аны читләтеп үтә. 2019 елда Евгения остазы белән бергәләп бөтенләй башка репертуар тудыра һәм җиңүгә ирешә. Евгения «Герда» һәм «Алтынай» ансамбльләренә кушылып җырлый.

- Түгәрәк өстәл янынд а ч ы г ы ш л а р н ы т и к ш е р г ә н д ә ж ю р и ә г ъ з а л а р ы б е з н е ң җырлауны бик мактады, - ди Евгения. - Башка бик күп җырчыларга һәм ансамбльләргә үрнәк итеп куйды. Без җырның бүгенге көндә бик актуаль булганын сайладык шул.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев