Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Таксистлар газ двигателен хуплый

Россиядә, мәгълүм булганча, транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәр исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. Татарстанда әлеге программада катнашсаң чыгымнарның 30 проценты кире кайтарып бирелә. Әле тагын 1,5 мең кубометр газ тутыру өчен ягулык картасы бүләк ителә. Юрибик затларга еллыкның бер проценты чикләрендә 6 яки 12 айга кредит алу...

Россиядә, мәгълүм булганча, транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәр исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. Татарстанда әлеге программада катнашсаң чыгымнарның 30 проценты кире кайтарып бирелә.

Әле тагын 1,5 мең кубометр газ тутыру өчен ягулык картасы бүләк ителә. Юрибик затларга еллыкның бер проценты чикләрендә 6 яки 12 айга кредит алу мөмкинлеге тудырыла. "Газпром газомоторное топливо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Казан филиалы директоры Булат Газизуллин әйтүенчә, җиңел автомобильне газ ягулыгына көйләү уртача-75 мең сумга, ә йөк машинасыныкы 300-600 мең сумга төшә.

- Җиңел автомобильләре булган кешеләрдән апрель аенда биш гариза кабул иттек инде. Үземнең машина да газга көйләнгән. Автомобильне газга көйләү эшләрен башкарырга документлар туплауда да булышабыз, - ди Казанның Тэцовская урамында урнашкан "АвтоЭкосистемы" предприятиесе директоры урынбасары Мансур Фәхретдинов.

Реклама

Дмитрий Котин идарә иткән җиңел автомобиль двигателе тугыз ай элек газ ягулыгына көйләнелгән.

- Кышкы 25 градус салкыннарда да газ сынатмады, двигатель рәхәтләнеп эшләде. Машина газ ягулыгында 90 мең километр юл узды инде. Техниканы никадәр актив файдалансаң, чыгымнар шулкадәр тизрәк каплана. Бу "такси" автомобиле булганлыктан, мин мәсәлән, унике сәгатькә газ ягулыгында бер мең сумга кадәр экономия ясыйм. Уналты кубометр метан 200 километрга җитә, ә бензин ягып, аның кадәр араны уза алмыйсың, - ди Дмитрий Котин.

Автомобильне газ ягулыгына көйләү мәсьәләсендә белешмәләрне Татарстанның Икътисад министрлыгыннан алырга була. Телефон: 524-90-90, атнаның эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Дамир Бәдриев фотосы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев